Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Улларыгызны яратыгыз, кадерләгез

22 ноябрь көнне социаль челтәрләрдәге битләремә Уллар көне белән котлаулар килә башлады. Дөресен әйткәндә, бу бәйрәм турында беренче мәртәбә генә ишеттем. Элегрәк кирәге дә булмагандыр инде бәлки. Улым туганчы ике кызның әнисе идем бит. Кызыксынып киттем. Нинди бәйрәм икән соң ул? Кайчан, ничек билгеләп үтәләр? Уллары булган танышларым бәйрәм итәләрме?...

22 ноябрь көнне социаль челтәрләрдәге битләремә Уллар көне белән котлаулар килә башлады. Дөресен әйткәндә, бу бәйрәм турында беренче мәртәбә генә ишеттем. Элегрәк кирәге дә булмагандыр инде бәлки. Улым туганчы ике кызның әнисе идем бит. Кызыксынып киттем. Нинди бәйрәм икән соң ул? Кайчан, ничек билгеләп үтәләр? Уллары булган танышларым бәйрәм итәләрме?
Интернеттан бу көнне бөтен дөньяда уздыруларын белдем. Россиядә бу вакыйгага бәйле дата булмаганлыктан бездә дә 22 ноябрьдә билгеләп үтәләр.
Кемгә багышланган ул бәйрәм? Исеменнән үк күренгәнчә, аны уллары булган гаиләләр, шулай ук барлык ир-егетләр уллар сыйфатында бәйрәм итә алалар.
Форумнарда аналар улларына багышлаган тәэсирле котлаулар урнаштырганнар. Уллары Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп армиядә хезмәт итүче гаиләләр өчен аеруча актуаль бу бәйрәм.
Гаилә бәйрәме буларак аны өйдә үткәрәләр. Мин танышларыма шалтыратып бу бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре турында сораштым. Күпләр аның турында минем кебек быел гына ишеткәннәр. Берәүләр улларын котлап кына узганнар, икенчеләр бәйрәм табыны әзерләгәннәр. ике ул әнисе булган сеңлем дә бәйрәм табыны тирәсендә төшкән фотоларын җибәрде. Ул да бу бәйрәм турында быел гына ишеткән икән.
Уллар көне-гаилә бәйрәме. Улың өчен горурлык, шатлык, киләчәккә якты өметләр бәйрәме. Бу бәйрәмне белми торган ата-аналарга мөрәҗәгать итәм: 22 ноябрь көнне улларыгызны, бер-берегезне котлагыз. Ул-нәселне дәвам итүче, саклаучы, яклаучы. Улларыгызга аларның тормышыгызның бер өлеше булуын искә төшереп торыгыз. Үсеп буй җиткерсәләр дә аналар өчен алар бала булып калалар. Мин дә үземнең бер яшьлек улыма бик нык яратуымны кабатлыйм. Бик тиздән аның да "Әннәне яратам",- дип әйткәнен көтәм. Бу бәйрәм әлегә бик популяр түгел. әмма аның берничә елдан Әниләр көне кебек зурлап уздырыла башлавына ышанасы килә. Якын кешеләр бер-берсенә җылы сүзләр әйтсәләр, мәхәббәтләрен белгертсәләр дөнья матурланып китә бит.
Гөлназ Нуриева.
Фото mama2mamam.livejo

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев