Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ульяна Мокеева: «Һәрбер үсентегә игътибар кирәк»

«Яшелчәләр - үлчәүгә» конкурсында Рус Әшнәгеннән Ульяна Мокеева да катнаша.

 Ел саен Ульяна карбыздан мул уңыш ала. Туганнарын һәм танышларын сыйлый. Помидор белән сарымсак та эре булып үскәннәр. Елда зур мәйданда орлыкка суган да үстерә әле ул.
– Суганны ирем белән ике көн җыйдык. Җиңел эш тугел. Үстерү бер нәрсә, аны бит әле саклый белергә дә  кирәк. Саклауга куйган суганны февраль азагында карап чыгам. Шиңгәннәрен, вакларын, эрелерән аерым савытларга җыеп алам . Яхшыларын ящикларга тукыма җәеп тутырам да, антресольләргә куям. Идән астында сакларга ярамый, чөнки анда бик дымлы. Апрель аенда тагын бер кат карап чыгам һәм авырулардан эшкәртәм.
Әзер түтәлләргә суганны утыртам. Чия чәчәк аткан вакытта  суган кыягы 15 сантиметрга җитә, бу вакытта суган чебеннәре оча башлый. Мин суганны тирәнгәрәк утыртам, шуңа алар зыян сала алмыйлар.
Суган иркенлекне, кояшны ярата. Һәрбер үсентегә игътибар кирәк. Чүп үләннәрен утарга, су сибергә, төпләрен йомшартырга кирәк. Йомшартканнан соң бер атнадан тагын су сибергә була. Җәй дәвамында мин аларга  5 тапкыр яхшылап су сибәм. Суганны җыя башлаганчыга кадәр кыяклары яшел булып тора. Алар ава башлагач, бер атнадан суганны җыярга кирәк. 2-3 көн урамда буразнада киптерәм. Чөнки дөрес итеп киптерү – уңышны саклау өчен төп шарт! Ультрафиолет нурлары барлык зарарлы бактерияләрне үтерә.
Аннары суган кыягын 18 сантиметр калдырып, кисәм. Болай эшләү суганны кыш көне черүдән саклый.
Суган орлыклары миңа каенанамнан калды. Ул кияүгә чыкканда әнисе аңа суган орлыгы белән төенчек бирә. Ул безгә мирас булып калган дип әйтсәм дә була.
Суган бик яхшы саклана. Өч капчыгын саттык инде. Заказлар килеп тора.  Орлыкка сатып алалар, чөнки яхшы икәнен беләләр.
Кипкән кыякларын, кабыкларын тирескә салабыз. Авыру суганны яндырырга кирәк, – ди  Ульяна үзенең суган үстерү серләре белән бүлешеп.
Ульяна бик күп башка яшелчә культуралары үстерүнең барлык мөһим нюансларын белә, һәм үзенең тырышлыгы белән яхшы нәтиҗәләргә ирешә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса