Үлгән кеше исеменнән корбан чалу дөресме?
«Казан нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов корбан чалуга бәйле сорауларга җавап бирде.
– Бу рөхсәт ителә, әмма башта исән кеше исеменнән чалырга кирәк. Аллаһ каршында иң элек үз өстебездәге бурычны төшерү зарур. Мөмкинлек булса, икенче корбанлыкны вафат кеше исеменнән дә чалырга була. Шул ук вакытта искәрмә дә бар: корбан алдыннан гаеткә сарык чалырга ниятләгән кеше үлеп китсә, әгәр дә моңа акчасы да әзерләнеп куйган булса, аның исеменнән чалырга тиешбез.
– Корбанлыкны ничек дөрес итеп бүләргә?
– Итне өч өлешкә бүлү иң күркәме санала. Бер өлешен таратасың, икенчесенә аш пешереп, туганнарыңны чакырасың, өченче өлешен үз гаиләңә калдырасың. Әмма бу катгый таләп түгел. Бөтен өлешен дә таратып бетерергә була, гаилә мохтаҗ булса, барысын да үзенә калдыра ала.
– Корбан итеннән шашлык пешерергә ярыймы?
– Ярый, әлбәттә.
– Корбан ашын күпмедер вакыттан туган көнгә туры китереп үткәрсәң буламы?
– Моның бернинди дә гөнаһы юк.
– Итнең сөякләрен нишләтергә?
– Сөякләрне эткә бирергә ярамый дигән сүз дә йөри. Аны алай олыларга, изгеләштерергә кирәкми. Эткә биргәннән соң калганын, аунап йөрмәсен өчен, күмеп куярга кирәк.
– Корбан чалдырмыйча, шул күләмдәге акчаны сәдака итеп кенә таратырга мөмкинме?
– Сәдака ул – аерым нәрсә. Аның – үз хөкеме. Хәзер күпләр «Зәкят» ярдәм фондына акча биреп, үзләре исеменнән корбан чалдыра. Ә фондтагылар итне мохтаҗларга тарата. Болай эшләргә дә ярый.
Хезмәт газетасыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia