Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ул тормышка, эшенә гашыйк кеше

  Быел дәүләт системасындагы өстәмә белем бирүгә 100 ел тула. Әлеге эшне безнең районда озак еллар инде Рәйхана Иминова җитәкчелегендәге балалар иҗат үзәге коллективы башкара.

 Биредә эшләүче педагоглар  нинди генә түгәрәкләр алып бармыйлар,шул ук вакытта бихисап чаралар да оештыралар. Ә үзәктә утыз елга якын методист булып Елена Блинова. Ул үзе педагог-оештыручы, Бөтенрәсәй балалар хәрәкәтендә куратор, “Лидерлар мәктәбе” балалар оешмасы җитәкчесе, “Факел” район балалар иҗтимагый оешмасы рәисе, районыбызда иреклеләр хәрәкәтен үстерү буенча координатор. Мондый күп вазыйфаларны аның шикелле чын педагоглар гына булдыра аладыр мөгаен. Балалар белән эшләү өчен аларны кызыксындыра, ярата, аңлата белә торган, гадел кеше булырга кирәк.

  Ә Елена Николаевна бу сыйфатларга ия буларак язмышын алар белән бәйли. Аның туган көне без яшь вакытта 29 нчы октябрьдә билгеләп үтелә торган комсомол бәйрәменә туры килә. Ул вакытларда үсеп килүче буынны тәрбияләүдә пионер һәм комсомол оешмаларының тоткан урыны зур иде шул. Трой-Урай мәктәбендә укыганда Елена мәктәп һәм район күләмендә узучы чараларда, ярышларда актив катнаша. Спорт өлкәсендәге уңышлар аны канатландыра һәм ул үзенең киләчәген мәктәп белән бәйләү максатында 8 нче сыйныфны тәмамлагач Тәтеш педагогик училищесында өч ел физкультура һәм спорт бүлегендә укыган.

Үзенең эшчәнлеген туган мәктәбендә физкультура укытучысы һәм өлкән пионервожатый буларак башлый. “Мәктәптә аэробика секциясе алып бардым. Мәдәният йорты җитәкчесе Юлия Фугина белән төрле чаралар үткәрә идек. Без хәзер дә тыгыз элемтәдә”, - ди ул. 1994 нче елда аны методист итеп пионерлар һәм укучылар йортына чакыралар. 2007 нче елда ул балалар иҗат үзәге итеп үзгәртелә һәм элеккеге балалар бакчасына күчерелә.

-Методист – шул ук укытучы, тик коллегаларыннан берничә адымга алда баручы. Тормышта күп нәрсәләр үзгәрде, шул исәптән кагыйдәләр, балалар белән эшләү алымнары да. Балаларга терәк, үрнәк, аларның фикердәшләре, дуслары  булу, хезмәттәшләремне хөрмәтләү – болар минем педагогик үзмаксатым. Минем өчен гаиләм дә, миңа шатлык китерә торган эшем дә иң мөһиме. Ана кеше буларак иң зур теләгем – балаларымның тормышлары уңышлы булуы,- ди ул.

 Хезмәткәргә иң дөрес бәяне җитәкче бирә: “Елена Блинова яхшы оештыру сәләтенә ия, җаваплылык һәм кушылганны җиренә җиткереп эшләве белән аерылып тора. Аның эшчәнлеге күпкырлы, педагог-оештыручыларның эшен җитәкли, төрле конкурс һәм чаралар үткәрә, аның кулы аша хезмәт буенча кәгазьләр күп уза. Ул ачык кеше, үзенә җәлеп итеп тора. Бер генә кешегә дә каты бәрелми”, - диде балалар иҗат үзәге директоры Рәйхана Иминова аның хезмәтен бәяләп.

 Хезмәттәшләре дә аның турында җылы сүзләр генә әйтәләр.

Аның җитәкчелегендә районыбызның күп кенә укучылары  төрле конкурсларда, хәрәкәтләрдә уңышларга ирештеләр.

Елена Блинова үз белеме өстендә даими эшли, интернеттан киң файдалана, хезмәттәшләреннән өйрәнә. Шулай ук рәсем ясарга ярата,матур җырлар тыңлый.

Гаилә аның тормышында зур урын алып тора. Әнисе тормыштан иртә китү сәбәпле әтисе, абый-апалары белән үсә. Бүгенге көндә аларга бары тик җылы хисләр белән яши.

Бу ай башында Блиновлар үзләренең көмеш туйларын билгеләп үтәләр. Ире Сергей – профессиясе буенча машина йөртүче,зур компаниядә эшли. Олы уллары Владислав  югары белем алып Казанда хезмәт куя, ә кече улы  Иван Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә 8 нче сыйныфта укый.

-Минем ирем бик тырыш, ышанычлы, яхшы тормыш иптәше, әти, дус, төрле кыен хәлләрдә таяныч. Без тормышыбызның һәр минутын кадерләргә тырышабыз,балалар белән бергә табигатькә чыгабыз, балык тотабыз, ял итәргә шәһәргә барабыз,- ди Елена.

Ул һәрвакыт тормышка гашыйк һәм сөйкемле карашлы. Ә андый кеше  аз гына яхшылыкны да зур итеп кабул итә белә, башкалар да аңа кояшка тартылган кебек тартыла. Бәлкем шушы сыйфатында аның тормыш уңышы да сакланадыр.

 

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса