Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Ул чаклар әле дә күңелдә» - Балык Бистәсе кызы Әфганстан истәлекләре белән

Балык Бистәсе районында бердәнбер әфганчы кызыбыз, Мәдинә апабыз турындагы язмам тагын тирән хатирәләргә бирелергә мәҗбүр итте. Бу турыда Әфганчылар очрашуы вакытында мәктәбебез директоры Дамир Хатыйп улыннан ишеттем һәм менә Мәдинә апаның истәлекләрен сезнең хозурыгызга тапшырам.

    Үзенең тау-ташлары, күз ачкысыз кызу җилләре булган илгә, аның да кыргый гореф-гадәтләре үзгә булган Газнә (Газни провинциясе) җиренә эләгү, Аллаһ үзе генә сакласын да бит. Юк шул, нәкъ менә шул шәһәргә юллама бирәләр Мәдинә апага.

    Ниһаять, бирелүе озакка сузылган юллама белән таныштырганда Мәдинә апа үзенең фамилиясен ишетә.

   -Ишмөхәммәтова, эш тәҗрибәгез бар, сез Газнә шәһәренә шәфкать туташы булып барасыз, дигән боерык яңгырый. Их, әгәр аннан рөхсәт  сорасалар, ул юлламаны әллә ничә ай да көтәргә  риза булыр иде. Зинһар, анда җибәрмәгез дияр иде дә боерыкны үзгәртү мөмкин эш түгеллеген бик яхшы белә ул.

    Җәннәт белән җәһәннәм сүзләренә әллә ни игътибар бирелмәгәненә төшенү аны туган якларын сагынырга мәҗбүр итә. Моннан бик еракта калган туган нигезе, әнисе, туганнары һәм якыннары төшләренә кереп кенә юата аны. Казандагы,туган якларында гына тормыш җәннәт булып, монда күргәннәре аның киресе икәнлеген аңлады Мәдинә.

    Менә алар Кабул шәһәрендә. 1982 нче ел. Аның тирәсендәге тауларда пулемет,автоматтан аткан тавышлар ишетелә. Һава тузанлы, җир дә калын тузан белән капланган, сулап булмый. Көчле җил, аны тузан бураны диләр. Хәтта дөяне егарлык көчле җилгә безнең аксыл чәчле, нәзек кенә билле, зифа буйлы Яңа Арыш кызы каршы тора. Бу чибәр кыз,  Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында 1955 нче елның 25 мартында Габдрахман абый белән Шәмселбәнат апаның ишле гаиләсендә дөньяга килә. Яңа Арыш мәктәбен уңышлы тәмамлап, Казан шәһәрендә шәфкать туташы  белгечлеге алуына шатланырга да өлгермичә тузанга чумган буранлы далада басып тора...

    Баштарак хәрбиләр урам палаткаларында торса,соңрак агач баракларга күченәләр. Газнәнең үзендә сугыш бара, яралыларны үзләре эзләп алып, җиңел яраланганнарына ярдәм күрсәтеп, авыр хәлдәгеләрен Кабулга госпитальгә җибәрәләр. Сугыш эченә, шәһәр үзәгенә һәрвакыттагыча шприцлар, бинтлар һәм дарулар килеп җитешми яки вакытында китереп тапшыра алмыйлар.

Еш кына операция вакытында, яраны ачып салуга ут бетә, ә яралы хәрбине машина фарасы яктысына  таба борып, җөйләрен тегеп,операцияне тәмам итәләр иде. Көн саен, сәгать саен, минут саен ярдәм таләп ителә. Һәм шәфкать туташлары үзләре донор булырга алыналар иде. Мәдинә апаның үзенә дә әллә ничә тапкыр кан тапшырырга туры килеп, яралыларны үлем тырнагыннан саклап калганы булды.

  Шәфкать туташлары гадәттә бер тәүлек кизү торалар да, икенчесендә ял итәләр. Төнгелеккә дип эшкә килүенә госпиталь җитәкчесе, әле генә килгән авыру лейтенант организмының уколга тәэсирен тикшерергә кушып чыгып китте. Тиз генә әзерләнеп авыру янына чыга. Ә ул күн итеген дә салмаган, керүчегә күтәрелеп тә бакмыйча ниндидер көй тыңлый. Мәдинә аңа кырыс итеп кенә кисәтү ясый, уколга әзерләнергә куша.

Бу очрашу аларны гомерлеккә бергә бәйләп куя да инде. Ләкин әле алай ансат кына кавышулар насыйп булмый шул.

   Лейтенант дәваланып чыгып китә китүен, кабат әллә ничә мәртәбә сүзгә тапкыр, зирәк, сылу Казан кызын эзләп керә ул госпитальгә. Бер яшь  кенә егетнең аның белән гел кызыксынуы Мәдинәгә дә ирешә.

   Сонрак Кабулга китәр алдыннан  Мәдинә Габдрахман кызы Ишмөхәммәтова белән Сергей Алексей улы Минайлюк өйләнешәләр. Алдан әйткәнемчә аларны язылыштырмыйча озак йөртәләр. Я консул юк, я башка сәбәп табалар. Инде өченче килүләрендә дә берәм-берәм чакыртып, бу уйланып бетмәгән ялгыш адымнарын тирәнтенрәк, кабат яхшылап уйлап бетерергә кушып кире боралар. Сергей абыйга бер төрле киңәш бирсәләр, Мәдинә апабызга  аның егеттән дүрт яшькә олырак икәнлеген дә искәртергә онытмыйлар. Яшьләр җитәкләшеп кабат кереп, көлемсерәп каршыларында басып торсалар да һаман нигәдер ишарәлиләр, консул юклыкка сылтыйлар, басым ясыйлар.

    Яшьлекне җиңеп буламыни аны. Һәм бәхетле булырга сугыш барган Газнә җире генә комачаулый алмый шул. Бер мәхәббәт ялкыны чолгап алса, сугыш утыннан ким түгел диләр бит. Шулай да аларга гомерлеккә бергә булырга бер очрак ярдәмгә килә.

    Мәдинә каты чирләп китә, температура кырыкка менә. Аны авыргач, яралылар белән Кабул шәһәренә озатырга тиеш булалар. Бер уңайдан яралыларны  озатучы шәфкать туташы да булачак икән. Ә температура төшми дә, төшми. Бу вакытта егетебез үзен озата баручы итеп билгеләүләренә ирешә. Менә очыш вакыты, вертолёт түбәнәя башлауга, кызыбыз хәтта авыруын да җиңеп, очкычтан бергәләп сикереп төшеп, консулның эш урынына йөгереп барып керәләр. Сезнең шаһитләрегез (свидетель) юк шул, ди консул хәйләкәр елмаеп.

Бәхетенә каршы, кияү егете коридорда басып торучы егет белән кызны күргән була, шулар янына чаба. Бу вакытта консуллыкта этле адәм затын да табып булмый бит. Тизрәк аларга гозерен җиткерә. Болар да язылышырга килгән, әмма шәһитләрегез юк дип кире борган парлар булалар. Менә шулай итеп бу ике пар бер-берсенә ярдәм итәләр. Берсе икенчесенә, тегеләре боларга шәһит булып баса. Эчтән генә кайчан бетәр икән бу бәйрәм дип утырса да, бу ике пар бер-берләрен котлап, бергә бәйрәм итәләр, хәтта бергәләп вальс биергә дә үзендә көч  таба авыру кыз.

    Өченче көнгә шомлы хәбәр болай да терелеп бетмәгән кызны аяктан ега. Кемдер аңа тагын бер колоннага  һөҗүм  ясалганлыгын, шунда өч  көн элек кенә өйләнгән егетнең каты яралануын әйтәләр. Бәхеткә каршы, ул хәбәр дөрес булмый. Алар бергә язылышкан, язылыштырган егетнең дә исеме Сергей булып чыга. Шул яраланган икән. Бик борчылалар, чөнки берничә сәгать  эчендә чын дусларга әйләнгәннәр иде шул алар.

    Ураа, тагын бер сөенечле хәбәр җиткерә Мәдинәнең сөеклесе. Аңа алмаш килгән, без Союзга кайтачакбыз, ди ул. Кем дә кем Әфган хезмәтендә булган, алар беләләр,  ике ел хәрби хезмәтеңне тулысы белән тутырсаң да, әгәр сиңа алмаш килми икән, син әле кайтып китә алмаячаксың. Бу турыда Әфган сугышы эчендә кайнаган шофёр егетебез Хәлил  Дәүләтшин сөйләде. Ике ай, өч  ай, аннан күбрәк көтәргә туры килүдән дә газаплы сәгатьләр юк, минутлары елга тиң инде менә, дип сөйләде ул.

   1989 нчы елның көзе. Октябрь ае. Яшь хәрбиләр, яшьләр Ватан алдындагы бурычларын үтәп, хәрби хезмәтләрен тәмамлап, Советлар Союзына кайтып, Калининград шәһәренә төпләнәләр. Мәдинә һәрвакыттагыча шәһәр шифаханәсендә шәфкать туташы, соңрак даруханәдә фармацевт булып эшләп лаеклы ялга чыга.

     Хәзер дә Әфганстанның әче җиле, дала тузаны һәм вакытлыча госпиталь булып торган бина, яралыларның җан өшеткеч газаплы күзләре төшләренә кереп йөдәтә әле аның, төн йокыларын качыра.

   Тормыш сөючән, эшчән Мәдинәбез ул чакларны искә төшерергә яратмаса да, сугыш ветераннары, хезмәттәшләре, укучылар белән очрашканда яшьле күзләрен күрсәтмәскә тырышып истәлек-хатирәләре белән уртаклаша. Очрашуларга йөри, күргәннәрен әкрен генә җепкә тезгәндәй сөйләргә тырыша. Әмма... Әфганстан аның яшьлеге дә, күңелдән юып төшереп булмаслык сагышы да. һәр очрашу  аны шул якларга алып бара, күңел төпкелләрен айкый...

     Ул бердәнбер, ул безнең райондашларыбыз горурлыгы, авылдашларыбыз һәм туганнары горурлыгы! Аллаһы Тәгалә сәламәтлек белән яшәргә насыйп итсен, я Раббым.

Автор Тәнзилә Нуриева. Яңа Арыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса