Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Укучы кыз мәктәптә 1 сентябрь бәйрәменә әзерләнгәндә үлгән

Бердск шәһәренең 3 нче «Пеликан» мәктәбендә фаҗига булган. 1 сентябрь чыгышына әзерләнгән вакытта, 9 нчы сыйныф укучысы үлгән. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

 «Бу хәл кичә, 26 августта, булды. Ул кыз башка балалар белән бергә диванда утыра, репетиция башлануын көтә иде. Аның кинәт хәле начарланды», – дип хәбәр итәләр мәктәптә.

Кызга ярдәм итәргә тырышалар, «ашыгыч ярдәм» чакырталар. Ләкин, кызганычка, укучы кызны коткарып кала алмыйлар.

Хәзерге вакытта 9 сыйныф укучысының үлем сәбәбе тикшерелә.

Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, кызның үлеме криминаль характерда түгел.

«РФ Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча тикшерү органнары кызның үлеме факты буенча тикшерү уздыра. Булган хәлнең сәбәпләре ачыкланачак», – дигәннәр ведомствода.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/ukucy-kyz-maktapta-1-sentyabr-bairamena-azerlanganda-ulgan-5875055

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса