Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Укучылар хаталы аттестат алган

Ә мәктәптә документны алыштырып тормаганнар.

 Саратов өлкәсенең Балаково шәһәрендә чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат тапшырганнар. Сөенечле хәл, әлбәттә, тик укучылар документта хата барлыгын ачыклый.

9нчы сыйныф укучылары әйтүенчә, аттестаттагы фәннәрнең берсен “Истоия России” дип язганнар, “р” хәрефен типографиядә “югалтканнар”.

Кызлар һәм егетләр мәктәп җитәкчелегенә мөрәҗәгать иткән, анда аларны, бу борчылырлык хәл түгел, дип тынычландырганнар һәм документны алыштырып тормаганнар.

Бу — 9 еллык мәктәп, быел аның чыгарылыш сыйныф укучыларына башка уку йортларына хаталы документ белән китәргә туры киләчәк, дип яза Кызыл таң.

Фото:   addnt.ru

http://baltaci.ru/news/m%D3%99garif/ukuchylar-khataly-attestat-algan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса