Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Удмуртларга шаккаттым!

Сокландыра торган милләт. Мин аларның бер-берсенә карата хөрмәтенә, тарихларын онытмауларына гел соклана киләм.

Район үзәгеннән үтеп барышлый, Балтач мәдәният үзәге каршында милли киемнәрен кигән удмурт халкын күреп алдым. Алар кияү белән кәләшне уртага алып, үзләренең җырларын җырлыйлар, рәхәтләнеп бииләр иде. Моңарчы военкоматтан дусларны армияга озатканда удмуртларның һәрвакытта да (!) үз гармунчылары белән килеп, шулай ук җырлап-биеп егет озатканнарын күргәнем булды. Ә безнең татар авылларында хәзер егетләр армияга бернинди гармунчысыз, авыл әйләнмичә китә бит. Сирәк авылларда гына элеккеге матур гореф-гадәтләр сакланып калган.

Мин гел милләтнең ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрен саклап калу ягында. Республикабыз районнарында төрледән-төрле гадәтләр бар. Мисал өчен, Мөслимдә туйга баргач, туй машиналарын туктаткан һәр кешенең машина тәгәрмәчләренә бер чиләк су сибүен күрдем. Бик үзенчәлекле очрак. Безнең якларда андый гадәт, гомумән, юк. Әллә ничек, туй килгәндә урамга чыгарга да иренәбез, җәмәгать. Ә бит кызны алырга килгән кешеләрнең авыл халкын күрәсе, кызның даирәсен аңлыйсы килә. Туй туктату да оят гамәл түгел, киресенчә, кәләшнең авыл өчен кадерле кеше булуын күрсәтү.

Хәзер кешеләр туйда да уеннарга чыкмаска, тәнәфесләрдә биемәскә тырыша. Туй бер көнлек бәйрәм инде ул, шунда да яшь парның күңелен күрмәгәч, ашау өчен килүдән ни файда?!

Удмуртларга минем: «Афәрин!» - диясем килә. Күпмилләтле районда яшибез, шуңа да һәр милләтнең милләтәшенә менә шундый мөгалләмәсен күрәсе килә. Татарлар, йокыдан уянырга вакыттыр, бәлки?

http://baltasi.ru/news/jamgyjat/249.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милләт