Участковыйларның була төрлесе
Без мәктәп тә укыган чорларда полиция хезмәткәрләренә зур ышаныч белән карый идек. Укытучы апалар да алар турында безгә гел яхшы яктан сөйлиләр иде. Ул вакытта безнең урам участковые Ринат абый Әльмөхәммәтов иде. Ул киткәннән соң аны алыштырган Марсель Каримовта үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарды. Алар атна саен диярлек үзләренә беркетелгән...
Без мәктәп тә укыган чорларда полиция хезмәткәрләренә зур ышаныч белән карый идек. Укытучы апалар да алар турында безгә гел яхшы яктан сөйлиләр иде. Ул вакытта безнең урам участковые Ринат абый Әльмөхәммәтов иде. Ул киткәннән соң аны алыштырган Марсель Каримовта үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарды.
Алар атна саен диярлек үзләренә беркетелгән урам буенча җәяү йөреп, урам да яшәүче һәр кешенең хәлен белеп, проблемалары булса аларга булышып,үз туганнарыдай киңәшләр биреп аралашып тордылар. Аларның икесенең дә йөзеннән бервакытта да елмаю китмәс иде,аларны күргәч ирексездән елмаясы килә ,алар белән аралашасы килеп торды. Алар өчен иң мөһиме үзләренә беркеткән урамда тынычлык, дуслык һәм бердәмлек булу иде. Шундый халыкчан, киң күңелле һәм ярдәмчел булганнары өчен урам халкы да хөрмәт итте аларны.
Булган проблемаларны урынында хәл итеп,исерек кешегә төпле киңәшләрен биреп,аларга эш табарга ярдәм итүләре, ялгыз әби - бабайларга ярдәм йөзеннән булышулар әлеге көнгә кадәр искә алып сөйләрлек булып калды.
Мин аларга гаилә иминлеге телим.Сау - сәламәт булып матур яшәсеннәр.
фото
фото
Автор Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев