Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Масловка авылында участковыйга һөҗүм иткәннәр

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе район суды Россия Федерациясенең Җинаять Кодексының 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 41 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эшен карады (үз вазифаи бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә хакимият вәкиленә карата гомере яки сәламәтлеге өчен куркыныч булмаган көч куллану).

Эш материаллары буенча, 2024 елның 19 сентябрендә ир-ат, Масловка авылындагы йорт подъездының баскыч мәйданчыгында, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча участок уполномоченныеның борыны һәм сул кашы өстенә ике тапкыр суккан. Бу вакытта полицейский формада булган һәм хезмәт вазыйфаларын башкарган. Соңыннан ир-ат үз гаебен танымаган, полицейскийга сукмаганлыгын аңлаткан. Суд карары белән ул РФ Җинаять кодексының 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды. Аңа 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Суд карары законлы көченә керде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса