Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тычкан бизгәгеннән ничек сакланырга? Табиб киңәше

Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты Ринат Гыйниятуллин тычкан сыман кимерүчеләр тарафыннан таратыла торган инфекцияләрнең сәламәтлеккә китергән зыяны турында сөйләде.

Моны белү мөһим.

Тычкан бизгәге авыруын вирус тудыра, ә табигатьтә аны вак кимерүчеләр – кыр тычканнары тарата. Вирус авыру җәнлекләр организмыннан сидек, селәгәй һәм башка калдыклар белән чыгарылып, тышкы тирәлекне – туфрак, гөмбә, җиләк һәм бакча йортларында калган азык-төлекне пычрата.
Инфекция нигездә һава-тузан аша кеше организмына эләгә. Юылмаган пычрак кул белән ашау, җәнлекләр белән турыдан-туры аралашу, тиредәге зарарланган урыннар, яралар аша яки калган азык-төлекне термик эшкәртми куллану сәбәпле, авыру уятучы вируслар организмга үтеп керә.
Аның беренче билгеләре 14-15 көннән соң гына билгеле була: температура кинәт кенә 40 градуска күтәрелә;  буыннар һәм мускуллар авырта, туңу, күңел болгану башлана.
Вакытны озакка сузмыйча, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Бу авыру вакытында еш кына кеше бик начар күрә башлый – аның күз алды томанлана, баш авырту, теш казналары канавы, борыннан кан килү дә булырга мөмкин. Якынча 4 көннән соң бу билгеләр бетсә дә, авыру әле сәламәтләнми, ә киресенчә, бөерләренең эшчәнлеге начарая башлый. Организмнан кайбер матдәләрне бүлеп чыгару туктала. Нәтиҗәдә, күңел болгану, косу арта, кешенең буыннары авырта, хәлсезләнә. Әгәр вакытында табиб ярдәме күрсәтелмәсә, ул үләргә дә мөмкин...
Тычкан авыруы белән олылар гына түгел, балалар да авырый. Балалардагы чирнең беренче билгеләрен эчәклек авыруы яки салкын тию белән бутарга мөмкин. Әмма алар бер-берсеннән аерылалар: тычкан чирендә ютәлләү һәм борынга салкын тию булмый, эч авыртуы да тиз генә башланмый, ә берникадәр вакыттан соң гына үзен сиздерә.
Тычкан авыруы белән авырган кешене дәвалау өчен хастаханәгә салырга кирәк. Дәвалау бик авыр бара һәм озакка сузыла.
Инфекция тотрыклы гомерлек иммунитет калдыра, бу терелгәннән соң организмны саклауга өмет бирә. Шуңа да карамастан, Ринат Гыйниятуллин, инфекция йоктыруны булдырмас өчен саклык чараларын үтәргә һәм үз торагының һәм азык-төлек саклау урыннарының санитар торышын күзәтергә киңәш итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса