Туризм тармагы кризиста диләр, ә бездә үсештә...
Узып баручы ел тулаем алганда бөтен дөньяда туризм бизнесы өчен, йомшак итеп әйтсәк, уңышсыз булды.
Ә безнең районга килгән кунаклар саны, киресенчә күпкә арткан. Аларны Балык Бистәсенә нәрсә тартып китергән соң? Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлегенең туризмны үстерү буенча баш белгече Фирдисә Бакирова белән әңгәмәбез шул хакта.
-Фирдисә Рафиковна, узган ел районга туристларны җәлеп итү буенча нинди эшләр башкарылды?
- Республикабыз Президенты Рөстәм Миннеханов ярдәме белән узган җәй “Кыргый ферма”га кадәр юл төзелде. Рәсми төстә ачылганга кадәр үк бирегә боланнарны, маралларны карау өчен туристлар агыла башлады. Бу искиткеч матур хайваннарны җирле халык та, кунаклар да бик яраттылар, үз иттеләр. Декабрь урталарына алар белән хозурланырга 8000 гә якын кеше килде. Якын киләчәктә “Кыргый ферма” район, республика күләмендә генә түгел, ә бәлки курше- тирә өлкәләрдән кунакларны да җәлеп итәрлек экологик туризм объектына әверелер дип ышанам. “Табигатькә йөрәгең белән кагыл” дигән шигаре дә җисеменә туры килеп тора.
“Ял көннәрендә 1001 рәхәт” республика проектына кушылуыбыз да районга туристлар җәлеп итүдә зур роль уйнады. Аның кысаларында без кунакларга шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итеп алырга тәкъдим итәбез. Районыбыз буенча сәяхәт, кунакханәдән ерак булмаган табигать почмакларындагы җәяүле маршрутлары “цифрлы” дөньядан бераз га гына булса да котылып торырга менә дигән форсат. Җирле эшмәкәрләр ярдәме белән кунакларның ялын оештыру буенча өстәмә туристик хезмәт күрсәтүләр булдырылды. Үсеш стадиясендәге проектларыбыз да бар. Мәсәлән, Хутор авылындагы төрле йорт хайваннары асрау белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгында кунакларны милли колоритлы авыл тормышы белән таныштырырга планлаштырабыз.
Туристик продуктларны тудыру өчен җирле халык, эшмәкәрләр, җәмәгать оешмалары белән элемтәләрне ныгыту мөһим. Пандемиягә бәйле чикләүләрне керткәнче үк җирле мөслимәләр берлеге инициативасы белән “Хиҗаб көне” уздырылды, аның кысаларында җирле кул эше осталары катнашында ярминкә дә оештырылды. “Яшь эшмәкәрләр клубы” белән хезмәттәшлек мәдәни мирас объектларын торгызу өчен керем җәлеп итү тәҗрибәсе бирде. Казан дәүләт мәдәният институты белән элемтә ныгытыла.
Аның дизайнерлары тарафыннан беренче проектлар: сабантуй мәйданы территориясенең план схемасы һәм музей бинасының Бөек Ватан сугышы темасына багышланган экспозиция дизайны да эшләнде инде.
- Районыбыз кунакларына нинди яңа маршрутлар тәкъдим итәсез?
- Район территориясендә туристларга күрсәтердәй яңа объектларны эзләүне дәвам итәбез. Быел Ури Чаллысы һәм Яңа Сала авылларындагы шәхси музейлар беренче кунакларын кабул иттеләр. Алар татар һәм керәшен халыклары мәдәниятен популярлаштыруда зур роль уйнарлар дип ышанабыз. Алга таба яңа туристик маршрутлар төзүне күз уңында тотабыз. Җирле халык арасында эчке туризмны җәелдерү буенча эш алып барыла. Пенсионерлар һәм укучы балалар өчен “Кыргый ферма” маршруты буенча экскурцияләр оештырдык. “Милләт сәламәтлеге лигасы” оешмасы инициативасы белән оештырылган “Сәламәтлек маршруты” бистәбезнең зур өлеше аша уза, ”кыргый парк”ларны, иске һәм яңа урамнарны күрергә, мул сулы Чулман белән хозурланырга мөмкинлек бирә.
- - Турист халкы үзе булган җирләрдән истәлеккә берәр сувенир алып кайтырга ярата бит инде. Ә сездә Балык Бистәсе истәлеге булырдай, нинди сувенирлар бар?
- Әйе, туризмны үстерергә телибез икән инде, төбәгебезгә генә хас булган сувенирларыбыз да булырга тиеш. Хәзер сувенир продукциясе ассортиментын формалаштыру өстендә эшлибез. Мәсәлән, эшмәкәр Олеся Караганованың “АйДаРыба” проекты төрле сувенирларны тәкъдим итү өстенә, теләге булганнарга аларны мастер-классларда үз куллары белән ясарга да өйрәтә. Телисең икән, балык формасындагы такталарга бизәкләр төшерәсең, я булмаса челтәр үрүдә үзеңне сынап карыйсың. Кунакханәнең сувенир киштәсендә дә җирле осталарның кул эшләре тупланган: сәйләннән бизәнү әйберләре, челтәрләре, бәйләнгән читекләр, кәҗә мамыгынан бәйләнгән шәл-бияләйләр, тимердән уникаль “бруталь гүзәллек” (брутальная прелесть) сувенирлары тәкъдим ителә. Боларның сүрәтләрен һәм районыбызның башка кул осталары эшләрен @visitrybnayasloboda инстаграм аккаунтында күрергә мөмкин.
- -Ә якынлашып килүче Яңа ел каникуллары чорында районыбыз кунакларына нәрсә тәкъдим итәсез?
- - 3- 10 гыйнварда “Ял көнендә 1001 рәхәт” турын тәкъдим итәбез. Ул 2 көнлек ялны (кунакханәдә куну, төшке аш) үз эченә ала. Килгән көнне кунакларга төшке аштан соң Балык Бистәсенең чыршы мәйданчыкларына экскурция һәм Чулман буенда кояш озату тәкъдим ителә. Кояш баеганнан соң кунаклар буш вакытларын үзләренә хуш килгән шөгыльләргә багышлый алалар. Мәсәлән, боз сараенда тимераякта шуарга, “Дельфин” спорт комплексында тренажерларда шөгыльләнергә, бассейнда йөзәргә, сауна
керергә мөмкин. Кул эшләрен яратучыларга төрле мавыктыргыч мастер-классларда катнаша алалар. Соңрак, кунакханәнең бәйрәмчә бизәлгән ашханәсендә, күңелле мөхиттә кичке аш уздырыла, ә инде аннан соң кунаклар үзәк мәйданга менеп районыбызның төрле оешмалары әзерләгән уен-тамашаларында катнаша алалар.
Икенче көнендә туристлар иртәнге якта боз тишеп балык каптырып, урман яки елга буйлап чаңгыда йөреп кайткач “Кыргый ферма” экологик паркына сәяхәткә китәләр. Балык Бистәсеннән беркемдә балыксыз да китми инде. Кайнар яки салкын ысул белән ысланганы, киптерелгәне, туңдырылганы дисеңме...балык пилмәне дә, “рыббургер”, “балыкчебурек”лар бар бездә. Алма, кәбестә, кабак, балык пироглары телеңне йотарлык итеп пешерәләр җирле пешекчеләребез. Кыскасы, бәйрәм ялларында Балык Бистәсенә килгән кунаклар канәгать булыр дип ышанам, аларны бездә гүзәл табигать, яңа тәэсирләр көтә.
- Ә киләчәккә планнарга, алга таба үсеш офыкларына күз салсак...
- Районда туризмны үстерү өчен “туризм үзәге” оештырырга кирәк. Ул кунакларны районга тартып китерердәй креатив үсеш ноктасы булырга тиеш дип күзаллыйм. Тармакка кече һәм урта эшмәкәрлекне җәлеп итәр өчен дәүләт дәрәҗәсендә “авыл туризм”ына ярдәм итү сорала.
-
Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа