Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Туристларның - хокуклары, туроператорларның җаваплылыгы артты

Туроператорлар өчен мәҗбүри "Электрон юллама" системасы булдырылды. Россиядә туроператорлар өчен 1 гыйнвардан "Электрон юллама" системасы гамәлгә кертелә.Анда туроператорлар мәҗбүри рәвештә броньлау һәм турларга түләнү турында мәгълүмат кертеләчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Системада һәр тур буенча уникаль номерлы документ формалашачак, бу - электрон юллама. Туристлар юллама номеры буенча онлайн...

Туроператорлар өчен мәҗбүри "Электрон юллама" системасы булдырылды.

Россиядә туроператорлар өчен 1 гыйнвардан "Электрон юллама" системасы гамәлгә кертелә.Анда туроператорлар мәҗбүри рәвештә броньлау һәм турларга түләнү турында мәгълүмат кертеләчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Системада һәр тур буенча уникаль номерлы документ формалашачак, бу - электрон юллама. Туристлар юллама номеры буенча онлайн режимында үз туры статусын күзәтә ала.
"Электрон юллама" бердәм мәгълүмат системасында авиабилетлар һәм кунакханәне броньлау һәм түләүнең барлык этапларын да башкарып була.
Электрон юллама туроператорларны клиентлар алдында үз вазифаларын үтәүне гарантияли. Туроператорлар үз вазифаларын башкармаган очракта "Турпомощь" ассоциациясе каршындагы туроператорларның җаваплылык фондына электрон юллама квитанциясе белән мөрәҗәгать итә ала. Система шулай ук Ростуризм, Роспотребнадзор, Финанс гарантияләр фонды, Федераль салым хезмәте, банклар һәм иминият компанияләре, туроператорлар, туристлык хезмәте провайдерлары белән мәгълүмат алмашуны тәэмин итәргә тиеш.

Фото 1ul.ru

http://shahrikazan.com/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/turistlarny-khokuklary-turoperatorlarny-avaplylygy-artty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев