Туристлар утырган автобус авариягә очраган
Автобуста барлыгы 47 кеше булган
Төркиянең Бурса шәһәрендә туристик автобус юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, ике кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр күп. РИА Новости Haberturk телеканалына сылтама белән шул турыда хәбәр итә.
«Кютахья, Тавшанлыдан Бурса шәһәренең Муданья районына килгән туристик автобус юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Яралылар күп. Регионга медицина хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар бригадалары җибәрелде», – дип белдерде телеканал.
Якынча мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән, автобуста барлыгы 47 кеше булган. Яралыларны хастаханәгә салганнар, диелә хәбәрдә.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/turistlar-utyrgan-avtobus-avariiaga-ocragan-ike-kese-ulgan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia