Тукай безнең күңелдә
Габдулла Тукай – балалар поэзиясенең чишмә башы, атасы, нәниләрнең сөекле остазы. Бүген дә актуальлеген югалтмаган әсәрләре балаларны тәрбияләүдә үрнәк өлге булып тора.
Әйтерсең, Тукай берничә гасыр алга карап фикер йөрткән, шул вакытта ук һәрьяктан камил шәхес тәрбияләү мәсьәләсен күзаллый белгән. Шунысы да мөһим: гаять күп санлы шигырьләре белән Тукай ата-аналарга гына түгел, тәрбиячеләргә дә яшь буынга әхлак, хезмәт, физик һәм башка юнәлешләрдә тәрбия бирү бурычларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, шагыйрьнең тормыш юлы белән якыннанрак таныштыру максатыннан олуг шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм ел саен бакчабызда да үткәрелә. Быел да 26 апрель көнне, бөек шагыйрьнең туган көнен Котлы-Бүкәш “Дуслык” балалар бакчасында зурлап үткәрдек.
Бәйрәмчә бизәлгән залга дүрт төркемдә тәрбияләнүче барлык балалар җыелды, алар барысы да матур итеп киенгәнннәр һәм һәрберсе бәйрәмгә дип әзерләгән шигырьләрен, матур җырларын –биюләрен башкарырга ашыкты. Г.Тукай туган көненә багышланган иртәбез”Бәйрәм бүген” дигән җыр белән башланып китте. Балалар Тукайның бик күп шигырьләрен:Ак бабай, , Ай һәм кояш, Гали белән кәҗә, Иртә, Кызыклы шәкерт, Кышкы кич, Сөткә төшкән тычкан, Шаян песи, Ялкау маэмай, Яңгыр илә кояш, Эш беткәч уйнарга ярый һ.б.сөйләделәр, Бала белән күбәләк”,”Туган авыл” һ.б җырларын яратып башкардылар,матур итеп биеделәр.
Тәрбиячеләр дә актив катнашты:”Кәҗә белән сарык”,”Шүрәле”әкият геройлары булып киенеп балалар күңелен күрделәр.
Бәйрәм барышында Тукайның тормыш юлы,иҗаты турында презентацияләр дә уңышлы файдаланылды. Бәйрәмебез “Туган тел”җыры белән тәмамланды.
Тукай туган көненә багышланган кичәбез балаларга телебезнең матурлыгын,байлыгын аңларга,туган җиргә мәхәббәт,әти-әнигә,өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә һәм шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Гөлия Мөхәрләмова
Котлы-Бүкәш “Дуслык” балалар бакчасының музыка җитәкчесе,
Котлы-Бүкәш “Дуслык” балалар бакчасының тәрбиячесе Миләүшә Задина.
Автор Фарваз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia