Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Түбән Тегермәнлектә Барый Шәвәлиевкә куелган истәлек тактасын яңарту чарасы булып узды

1 декабрь көнне Түбән Тегермәнлек авылында Барый Габделгани улы Шәвәлиевкә куелган истәлек тактасын яңарту чарасы булып узды.

Аны ачуда район җитәкчелеге, ветераннар һәм әфганчылар оешмасы, авыл җирлеге вәкилләре, район мәдәният хезмәткәрләре,  батырның авылдашлары, Югары һәм Түбән Тегермәнлек  мәктәбе укучылары катнашты.
Барый Шәвәлиев 1944 нче елда Орша янында барган каты сугышлар барышында  күкрәге белән дошман амбразурасын каплый. Александр Матросов батырлыгын кабатлаган курку белмәс якташыбыз үзенең гомере бәрабәренә сугышчан дусларына дошманны җиңү мөмкинлеге тудыра.
- Безнең Балык Бистәсе районында 9 героебыз бар. Барый Шәвәлиев белән бергә безнең өчен алар 10 герой. Герой исеме бирелмәсә дә, ул безнең тиңсез батырлык кабатлаган якташыбыз. Бу хакта онытырга ярамый. Аеруча яшь буынның хәтеренә сеңеп калсын. Шуңа күрә дә мондый чаралар уздырылырга тиеш, - диде Балык Бистәсе муниципаль район  башлыгы Радик  Ислямов. 
Шулай ук истәлек тактасын яңартуда башлап йөргән район ветераннар оешмасы җитәкчесе Рафаиль Шәвәлиев белән әфганчылар оешмасын җитәкләүче Илдус Моталлаповка рәхмәт сүзләрен дә җиткерде ул.
Шагыйрә Рәсимә Гарифуллина үзенең чыгышында   Барый Шәвәлиев белән бәйле булган кайбер истәлекләрне яңартты. Геройның әнисе Минҗиһан Шәвәлиева белән булган очрашуларны искә төшерде. Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә алып барылган патриотик тәрбия чаралары турында сөйләде. Бала вакытта ук авылдашының батырлыгы белән горурланып язган “Авылдашым Барый абый” дигән шигырен укыды.
Әлеге чарада районыбыз мөхтәсибе Рамазан һәм Түбән Тегермәнлек авылы мулласы Мөбәрәкҗан хәзрәтләр дә катнашты.   Сугышта   һәлак булганнар рухына дога кылдылар.   
Истәлек тактасы янына салынган кызыл канәфер чәчәкләре Барый Габделгани улы Шәвәлиевнең батырлыгын   тагын бер кат олылау һәм аның үлемсезлеген  тану билгесе иде.
 
  Роза Гариф.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса