Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Цифрлы технологияләр хәтер сагында

Татарстанда “Бердәм Россия“ сәяси партиясенең “Тарихи хәтер” проекты кысаларында Бөек Ватан сугышына бәйле һәйкәлләр һәм мемориаллар турында мәгълүматларны туплау төгәлләнеп килә.

Айнур Мингарипов - “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегенең башкарма секретаре:

 -Безнең районда  70 артык һәйкәл һәм обелиск цифрлаштырылды. Бу изге эшкә “Җиңү волонтерлары”, “Форпост”, “Яшь армия” активистлары һәм мәдәният  хезмәткәрләре бердәм кушылдылар. Безнең район республикада беренчеләрдән булып Балык Бистәсе территориясендәге һәйкәлләр турында актуаль мәгълүмат туплауны төгәлләде.  Аларның  төрле ракурстан төшерелгән фотолары, координатлары, кайчан кем тарафыннан төзелгәнлеге турында мәгълүмат  бердәм интерактив картага теркәләчәк.  Бу исә бөтен Россия буенча хәрби мемориаль объектларның торышын күзалларга мөмкинлек бирәчәк.

Рөстәм Гобәйдуллин-Балык Бистәсе районы буенча “Яшь армия” җирле штабы начальнигы:

-Безнең  отряд координаторы Руслан Романов, яшь армиячеләребез Камилә Вафина, Шаһидә Шакирова, Алия Нәбиуллина бу проектны тормышка ашыруда актив катнаштылар. Бәтке, Укмас, Шумково, Яңа Арыш, Балыклы Чүкәй, Анатыш, Качкалак  авылларында булып һәйкәлләрне фотога төшердек, тиешле мәгълүматлар туплауда катнаштык. Кайбер авылларда фронтка киткән ир-егетләрнең  берсе дә әйләнеп кайтмаган. Бу аяныч фактлар яшь армиячеләрне тетрәндерде дә, уйландырды да әлбәттә.

Камилә Вафина- яшь армияче:

-  Бу патриотик акциядә катнашуым белән чиксез горурланам. Районыбызның һәр авылында илебез азатлыгы өчен башын салган каһарманнар бар. Аларның һәйкәлләргә уелган исемнәрен укыганда бу Бөек Җиңүнең нинди корбаннар бәрабәренә яуланганын тагын бер кат төшенәсең. Алар турында изге хәтерне кадерләп саклап  киләчәк буыннарга тапшыру безнең бурыч.

Һичшиксез бик изге гамәл бу. Бөек Ватан сугышына бәйле истәлекле ядкарьләрне кадерләп саклау өчен цифрлы технологияләр ярдәмгә килә. Интерактив карта  аша һәркем үзенә кирәк объектны табып дистанцион рәвештә аның турында бөтен мәгълүматны белә алачак.

 

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса