Цифрлы тапшырулар өчен кирәкле җайланмалар
2019 нчы елның 14 нче октябреннән Рәсәйнең 21 төбәгендә федераль каналларны аналог рәвешендә тапшыру туктатыла. 20 федераль каналны карауны дәвам итү өчен цифрлы эфир тапшыруларга күчәргә кирәк.
Аның өчен DVB-T2 стандартлы махсус приставканың булуы мөһим. Моннан тыш кабул итү антеннасы да әһәмиятле рольгә ия. Әгәр сез телевизион сигналлар тапшыручы корылмага якын урнашсагыз бүлмә антеннасы да ярый. Тик авылларда тышкы якка урнаштырылучы, үзендә сигналларны көчәйтүче җайланмасы булган антенна кирәк. Бер үк вакытта аналог һәм цифрлы тапшыруларны карау өчен күпдулкынлы антенна яхшы.
Антеннаны җыю тәртибе аның куллану турындагы инструкциядә күрсәтелгән. Анда аны ниндирәк урынга урнаштыру киңәшләре дә бар. Антеннаны DVB-T2 цифрлы эфирны тота ала торган телевизорга тоташтырырга. Әгәр сезнең телевизорыгыз 2013 нче елдан элегрәк эшләнгән булса яисә DVB-T2 стандартына туры килмәсә аңа әлеге приставканы тоташтырырга кирәк. Антенна приставка һәм телевизорга коаксиаль кабель ярдәмендә тоташтырыла. Антеннаны дөрес көйләү аны сигнал бирүче корылмага юнәлтү, тиешле югарылыкка күтәрү мөһим. Карта.ртрс.рф сайтында сез урнашкан регионның барлык цифрлы объектлары күрсәтелгән. Шуннан карап компас ярдәмендә антеннаны тиешле якка юнәлтергә кирәк. Соңыннан каналларны эзләүне автоматик рәвештә башкарырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа