Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

"Центральный”  үзидарә оешмасы нәтиҗәле эшләр алып баралар

Районыбыз биләмәсендә бүгенгесе көнне алты территориаль җәмәгать үзидарәсе нәтиҗәле эшчәнлек алып баралар.

Безнең “Центральный” дип аталган үзидарә оешмасының эшли башлавына быел ике ел тулды. Ул Балык Бистәсе муниципаль районы шәһәр җирлеге башкарма комитетының 2019 ел 8 нче август карары белән оештырылган иде. Безнең биләмәдә бүгенгесе көнне барысы 1018 кеше яши. Эшләвемнең беренче көннәреннән үк район хакимияте, шәһәр җирлеге башкарма комитеты, шулай ук коммуналь хуҗалык, идарәче компанияләрнең һәм биредә яшәүчеләрнең олы ярдәмен тоеп хезмәт куям. Биредә  яшәүчеләрнең килеп туган көндәлек проблемаларын өйрәнү, аларны вакытында хәл итү, чаралар күрү төп вазыйфам булып исәпләнә. Әлбәттә инде тупланган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп, бергәләшеп  хәл итү юлларын да эзлибез.

Без Совет урамының 66, З.Шәймәрданов урамының 60 нчы йортларында яшәүчеләр белән әйләнә-тирәне  тәртипкә китерү буенча гомуми җыелыш үткәргән идек. Аның карары нигезендә шимбә-якшәмбе өмәләре үтте. Анда барлык яшәүчеләр дә актив катнашты. Гаиләләре белән чыгып булышучылар да күп булды. Йорт тирәләре тәртипкә китерелде, подваллар чистартылды. Шушы территориядә балалар мәйданчыгы урнаштырылган иде. Ул әле тулысынча тәмамланмады. Агымдагы ай башында ком китерелде, бордюрлар урнаштырылды. Монда яктырткычлар яхшы эшли, йорт янына асфальт җәелде. Көнкүреш калдыкларын түгүдә тоткарлыклар булганы юк.

Шулай ук без Совет урамының 66, 53, 47, 49 нчы йортларында яшәүчеләр белән дә әйләнә-тирәне төзекләндерү һәм тәртипкә китерү буенча гомуми җыелыш үткәрдек. Анда, башлыча, күпләрне борчыган йорт тирәләрендә урнашкан гаражларны һәм хуҗалык корылмаларын сүтү мәсьәләләре күтәрелде. Яшәүчеләр белән аңлашканнан соң алар үзләре дә тирә-юньне ямьсезләп торучы бу корылмаларны алдырырга кирәк, дигән тәкъдимне бердәм хупладылар. Күп катлы йортларда яшәүчеләр җәй айларында чәчәкләр үстерделәр. Тик менә аларны даими рәвештә сугарып тору өчен су запасы   җитмәү генә нык комачаулады.

Үз биләмәмдә яшәүчеләр белән очрашып үзара салым түләү, аның нинди максатларда тотылуы хакында сөйләшүләр алып барабыз. Коммуналь хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча халык үтенечләре һәм мөрәҗәгатьләр дә уңай чишелеш таба. 

                            

Надежда Саркина,

«Центральный» территориаль җәмәгать үзидарәсе рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса