Трой Урай авылының беренче батыры билгеле булды
Трой Урай авылында " Авыл көне" бик матур гына башланып киткән иде. Оештырылу бик югары дәрәҗәдә: көрәшчеләр күп, җырчылар алышынып кына тора, сәүдә гөрли. 18 яшькә кадәрге үлчәүдә шактый гына танылу алган егетләр бил алышырга чыкты.
Финалда Яңа Арыштан Дилүс Гилмуханов белән Олы Кульгадан Ралиф Гарипов баш батыр өчен көрәштеләр. Дилүс үзеннән 40 килограммга якын авырырак яшь пәһлеванны чиста отуга иреште. Өченче урында быелгы күп Сабантуйларның яшьләр арасындагы батыры Динар Хәйриев калды. Аларны бүләкләргә генә өлгерделәр, яңгыр ява башлады. Бу минутларда бәйрәм янәдән башланып китте. Олылар көрәше башланды. Ул ике төркемдә барачак: авыллар һәм читтән килгәннәр арасында.Трой Урай авылы бик күп көрәшчеләр үстергән авыл. Менә бу юлы да мәйданга бил алышырга 15 тройурайлы чыкты. Читтән килүчеләр арасында Яшел Үзәннән спорт мастеры Фирдүс Зәйнуллин, якташыбыз Дамир Хәйриевның мәйданга чыгарга әзерләнүе көрәшнең кызыклы, кызу булачагын вәгьдәли. Әгәр атыгыз җигүле икән, әле көрәшнең иң матур мизгелләренә өлгерәчәксез.Яңгыр туктады, мәйдан гөрли. Кемнәр батыр калыр, сайтыбызда булыгыз, хәбәрсез калдырмабыз.
Вазыйх Фатыйхов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев