Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төрле тапларны бетерү ысуллары

Төрле тапларны бетерү ысуллары

ҮЛӘН

Яңа тамган тапны одеколон(тройной әйбәт) сөртеп, ә күптәнге тап булса, 30 мл одеколон һәм 10 мл нашатырь спирты катнашмасы белән бетерергә мөмкин.

ТИР

Җитен киемнәрдән тир исен шәраб уксусы белән, ефәктән чиста спирт(1 стакан суга 1 аш кашыгы спирт яки аш серкәсе) белән чистартырга була.

ЧӘЧ БУЯВЫ

Тигез күләмдә водород перекисе һәм нашатырь спиртын кушып, тап булган урынны әлеге катнашмада чылатылган губка яки чүпрәк белән сөртеп аласыз.

КЕЛӘМДӘГЕ МАЙ ТАБЫ

Кер юу порошогы белән бензин катнашмасын келәмдәге тапка сөртеп, 7 сәгатькә(яисә, бер төнгә) калдырырга кирәк. Аннары кайнар су белән юып алырга. Әгәр тап иске икән, бу процедураны берничә тапкыр кабатларга туры киләчәк.

ГУАШЬ ЯКИ БУЯУ

Кер юу порошогын салкын суда җебетеп, тап булган урынга сөртеп куегыз. Кипкәннән соң, щетка белән ышкып чистартырга.

КАН

Кан тамган киемне бер үк кайнар суга батырып җебетеп куймагыз! Таплы урынны башта салкын суда чайкап, аннары кер сабыны белән юарга кирәк.

ЙОД

Тапны нашатырь спиртында җебетелгән тампон белән сөртеп алыгыз.

ҖИЛЕМ(КЛЕЙ)

Тырнак лагын бетерү өчен катнашма(ацетонсыз) белән тапны сөртергә кирәк

САГЫЗ

Суыткычның туңдыру бүлегенә тыгып куегыз. Тик сагыз ябышкан урынны уарга ярамый.

ШОКОЛАД

Тазга су салып, 1 литр суга 1 аш кашыгы исәбенә тоз кушып болгатыгыз да, шул суда таплы киемне юарга киңәш ителә.

ҮСЕМЛЕК МАЕ

Үсемлек мае тамган урынга теш порошогы сибеп, киемне 2 -3 сәгатькә калдырырга. Аннан щетка белән ышкып җибәрегез.

ШӘРАБ

Яңа тапны кайнар су бетерә. Кәстрүл өстенә киемнең таплы урынын куегыз да, тапка кайнап кына чыккан суны коегыз.

АШ, СӨТ ТАБЫ

Тигез күләмдә: ¼ өлеш аш серкәсе, ¼ өлеш нашатырь, ¼ өлеш тоз, ¼ өлеш су салып болгатылган катнашмада чайкап, киптергәч, киемне сул ягыннан үтүкләгез.

СОК

½ стакан суга 1 аш кашыгы перекись водороды салып, әлеге катнашма белән тапны уыгыз. Аннан салкын суда юарга кирәк.

ИННЕК

Тапка бур(аптекада сатыла) сибәргә, аннан аны щетка яки чүпрәк белән уыгыз. Аннары сабын җебетелгән суда юарга кирәк.

КОНСЕРВА

Тапка теш порошогы яки угычтан уылган сабын сибеп, төнгә калдырыгыз.

ВОСК

Воскны кырып, аннан тапка юеш чүпрәк куеп, өстенә берничә кат киптергеч кәгазь куярга да, кайнар үтүк белән үтүкләргә. Киптергеч кәгазьне киемдә тап беткәнче берничә кат алмаштырырга туры килер.

 фотоmamamoet.ru

http://www.sahne.ru/salavat-kupere/5721.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса