Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәрбиягә бала алган ата-аналарның пенсияләре артачак

Тәрбиягә бала алган пенсионер ата – аналар июль башыннан индексацияләнгән иминият пенсиясен алачак.

 Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.   «Башлангыч бәяләүләр буенча, республикада тәрбиягә бала алган 300гә якын пенсионер ата – анага расланган үзгәрешләр нәтиҗәсендә түләүләр арттырылачак», – ди Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин. Индексацияләнгән иминият пенсиясенә балигъ булмаган балаларның опекуннары яки попечительләре булган пенсионерлар исәп тота ала.

Пенсия фонды бүлекләре 15 июньгә кадәр пенсионер-опекуннарның исемлекләрен актуальләштерергә, ә 24 июньгә кадәр почта һәм кредит оешмалары өчен кирәкле документлар әзерләргә тиеш. Бу индексацияләнгән пенсияләрне нинди дә булса гариза тапшырмыйча түләүне тәэмин итәчәк.
 
Подробнее: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/trbiyag-bala-algan-ata-analarny-pensiyalre-artachak

tume

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса