Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тракторчы Рәйсә

Олы Әшнәк авылында тракторчы булып эшләгән Рәисә Мингалиева сокланып искә алырлык әһәмиятле эшләр башкарган хезмәт ветераны.

 Ә барысы да һич уйламаганда һәм көтмәгәндә килеп чыга аның. Авылда 1969 елда 8 нче сыйныфны тәмамлап иптәшләре белән ындыр табагында булышып йөргәндә, колхозның партия оешмасы җитәкчесе Минзөфәр абыйсы Җамалиев килеп аларга тракторчы  булырга тәкъдим итә. Бу хәлнең чынга ашмастай булуын аңлап, алар җитәкчеләренең шаярып кына сөйләшәдер әле, дип уйлап һәммәсе дә үз ризалыкларын бирәләр. Минзөфәр абыйлары буш сүз сөйләшә торганнардан түгел икән  шул, авылның  хуҗасыз, иске генә бер өйдә күрше Корноухово һөнәри уку йортының филиалын ачып җибәрәләр. Шулай итеп биредә биш кыз бала һәм авыл ир-егетләре эштән соң парта артына утырып өстәмә белем алалар. Берничә айга сузылган укудан соң  курсларны 15 кеше тәмамлый. Кыска гына вакыт эчендә үз төбәкләрендә алыштыргысыз яшь механизаторлар барлыкка килә. Кызларны көпчәкле «Т-40» тракторларына утырталар. Аларның барысы да авылда җир эшкәртеп, бөртекле культуралар чәчүдә  нәтиҗәле хезмәт куялар. 

Беренче елларыннан ук олыәшнәклеләрнең тракторчы кызлары Рәйсә Мингалиева, Фәймә Мөхәммәдиева, Нәкыя Хисамова, колхозның данлыклы механизаторы Галия апалары Шәймәрданова үрнәгендә югары хезмәт үрләре яулап  район күләмендә макталалар. Әле бер үк вакытта кичке мәктәптә урта белем алырга да өлгерәләр алар. Бу уңган-булган тракторчы кызны район җитәкчеләре дә тиз күреп ала һәм аны районыбыздан Татарстан АССР Югары Советына депутат итеп күрсәтәләр. Шулай тиз арада ул районда дәрәҗәле тракторчыга әверелә. Юл уңаена очраган трактор, сөт ташучы автомашиналарга утырып үз эшләре белән район үзәгенә баргач, кайту юлында ул вакыттагы район җитәчесе Василий Корнеев аны берничә мәртәбә “Волга”сына утыртып авылына да озатып куйдыра. Алар аның белән еш кына Югары Совет сессиясенә дә  бергә йөриләр. Әлеге дәрәҗәле хезмәте ярдәмендә  ул районыбызга бик күп яңа техникалар кайтарырга, сирәк бүлеп бирелә торган  төзелеш материалларын юллап алырга булыша. Бәлки, нәкъ менә аның тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә район үзәгендә күпкатлы йортлар үсеп чыккандыр да әле. Дистә елга якын тракторда эшләгәч аны колхозның ашлама складлары мөдире итеп куялар. Соңгы елларында аңа терлекчелектә хезмәт куярга да туры килә.
Намуслы тырыш хезмәтләреннән тыш әле Рәйсәнең шәхси тормышын да телгә алып үтәсем килә.  Фронтовик әтисе Ибраһим абзый белән әнисе Хәлисә апа гаиләсендә алар өчәү үсәләр. Әтисе белән абыйсы иртә, илле яшьләре тулгач вафат булгач ул бар гомерен әнисен тәрбияләп үткәрә. Шул сәбәпле үз гаиләсен дә кора алмый. Бүгенгесе көнне, үз туган нигезендә гомер кичерә хезмәт ветераны. Тик бер вакытта да ялгыз түгел ул, авылдашлары һәм социаль хезмәткәре Гөлнара Сәлахова белән кайгыртучан фельдшерлары Нурзидә Гарипова аны бервакытта да ялгызын калдырмыйлар.
 

Идрис Амитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса