Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Төзелеш тәмамлану алдында

Бу елда да районыбыз балалар-сәнгать мәктәбендә укучылар һәм мәгариф бүлегенең иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен истәлекле вакыйга булачак.

Элеккеге ДОСААФ биләмәсендә бүгенгесе көнне өч катлы бер дигән бинаны төзүчеләр якын көннәрдә файдалануга бирер өчен тырышалар. Әлеге биналарда эш барышы белән район башлыгы Радик Ислямов та танышып чыкты.

Без килгәндә биредә төзүчеләр юлларга асфальт түшәп бинаның тирә ягын тәртипкә китерү белән мәш килә иделәр. Төзүчеләрнең бер ишесе инде булачак койма тирәләрен билгели. Якын көннәрдә көчле суыклар башланганчы әлеге уку йортының тирә ягын койма белән әйләндереп алачаклар. Моның өчен төзүчеләр 120 дән артык багана утыртырга исәп итәләр.

Әнә шулай биредә барлык эшне дә комплекслы төстә башкаралар. Бинаның өч катында да инде бүлмәләрдә укучыларны каршы алырга хәстәрлек чаралары күрелә. Күбесенә инде өстәл, урындык һәм шкафларны да урнаштырганнар. Эчке ишекләр дә куелган. Төзелеш эшләренең хәзерлеге белән танышырга килгән җаваплы хезмәткәрнең әйтүенә караганда, төзүчеләр барлык таләпләрне дә төгәл үтәгәннәр. Әлеге танышым миңа төзүчеләрнең эчке эшләр вакытында янмый торган җылы саклаучы кыйммәтле материаллар куллануларын искәртеп үтте. Уку бүлмәләренә кайтарылган җиһазларның да нык һәм кыйммәтлеләрен алганнар.

Идрис Аметов

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса