Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Тормыш матур парлы булганда

 “Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр…” – борынгылар әнә шулай җырлаган.

 Бу дөньяда һәркемнең гаилә корып бәхетле булырга хакы бар. Киләчәгебезнең үсеше дә гаиләләрнең татулыгына, ныклыгына бәйле. 

15 май көненең Халыкара гаилә көне булып билгеләнүендә бер-береңә карата мәхәббәт, ярату хисләренең артуы, хөрмәт-ихтирамлыкка ирешүдәдер бәлки. Ни генә булмасын, әлеге көн һәр елны районыбызда зурлап билгеләп үтелә. Быел да район мәдәният йортына ихтирамга лаеклы үрнәк гаиләләр чакырылган иде.

Бәйрәмне сәнгать мәктәбенең “Рапсодия” хореографик коллективы башлап җибәрде. Кайда гына чыгыш ясасалар да әлеге коллектив чыгышын тамашачы яратып алкышлый. Бу юлы алар өлкәннәргә татар халык биюен бүләк иттеләр.

Гаилә көне белән  тәбрикләү өчен сүз район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафинага бирелде. Ул бәйрәм кунакларына – Хәмәтзиннур-Зәйтүнә Мингаяновларга, Васыйл-Лира Бәдретдиновларга, Вахит-Оркыя Шәйхиевларга, Альберт-Сөембикә Кәлимовларга, Нурыйәхмәт-Рәмзия Сөләймановларга, Илдус-Фәридә Шәриповларга изге теләкләрен җиткерде һәм район башлыгының   Рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләрен тапшырды.

Әйе, гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Шунысы куанычлы, районыбыз җирлегендә дә пар канатлы, ныклы гаиләләр бихисап күп. Аларны ел саен шушы бәйрәм көннәренә, Сабантуйларга чакырып котлауны район башлыгы, ЗАГС белән берлектә күркәм традициягә керткән.

Гаилә көненә багышланган чара җырлар белән үрелеп барды. Гөлия Кадыйрова, Сергей Фалин, әниле-кызлы Лилия һәм Әминә Хәсәновалар башкаруындагы җырлар һәркем күңеленә юл тапты.

Истәлекле, матур бәйрәмгә әверелгән бу көн еллар узгач та хәтерләрдә кабат барланыр әле. Юбилярларның үрнәк тормышлары, яшәү рәвешләре горурлык булып балаларына, оныкларына күчәр. “Мин бик күп концерт программаларына сценарийлар язам. Әмма күңелгә иң якыны менә шушындый матур гаиләләр катнашкан бәйрәмнәр”, – ди район мәдәният йорты хормейстры,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова. Чыннан да йөзләреннән шатлык бөркелгән, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан парларның күңел яктылыгы бу минутларда бар җиһанга җитәрлек иде.

Фәрвәз Каюмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса