Тормыш дәрәҗәсен арттыру -эшчәнлекнең төп күрсәткече
Узган атнада районыбызга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин килде. Аны район башлыгы Илдар Таҗетдинов озатып йөрде.
Алар “Клариус” балык үрчетү заводында, Полянка авылындагы “Сатучысыз кибет”тә (“Магазин без продавца”), “Боз сарае”нда булдылар, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар. “Клариус” балык үрчетү цехы узган ел эшли башлады. Бүгенге көндә анда продукция җитештерелә. Җиде кешелек эш урыны булдырылган. Биредә моннан тыш пилмән цехы, теплица хуҗалыгы линиясен эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.
Шулай ук “Безнең ишегалды” (“Наш двор”) республика программасы кысаларында башкарылган эш нәтиҗәләре белән танышты кунаклар. Районда әлеге программа буенча эшләр агымдагы елда да дәвам итәчәк.
Район мәдәният йортында кунакларны мәдәният йорты хезмәткәрләре, бер төркем үзешчәннәр җыр-моң белән каршы алдылар. Фойеда Балык Бистәсе балалар иҗат үзәге түгәрәкләренә йөрүче балаларның, мәктәп түгәрәкләре җитәкчеләренең иҗат һәм кул эшләре күргәзмәсе, шулай ук район эшмәкәрләре әзерләгән продукцияләрдән күргәзмәләр оештырылган иде.
Аннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында Балык Бистәсе районы Советы утырышы узды. Район башлыгы Илдар Таҗетдинов «Балык Бистәсе муниципаль районының 2020 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында» дигән доклад белән чыгыш ясады.
Ул районда яшәүчеләр өчен зур һәм әһәмиятле социаль объектлар төзүгә, эшмәкәрлек тармаклары эшчәнлеге, сәламәтлек саклауны модернизацияләү, мәктәпләрнең матди-техник базасын яңарту, торак йортларны, биологик чистарту корылмаларын капиталь ремонтлау, инвесторлар белән эшләү, «сатучысыз кибет» пилот проектын 7 авылда тормышка ашыру, эш урыннары булдыру, авыл хуҗалыгына инвестицияләр җәлеп итү, цифрлаштыру, хокук тәртибен саклау, коррупциягә каршы тору, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, РФ Дәүләт Думасына сайлаулар һәм Бөтенроссия халык санын алуга әзерләнү турында җентекләп сөйләде.
- 24 федераль һәм республика программасы кысаларында 43 объект төзелде, капиталь ремонтланды һәм төзекләндерелде. Аларның гомуми суммасы 840,6 млн.сум тәшкил итте (2019 елда – 726 млн. сум). Район территориясендә 615 эшмәкәрлек субъекты хуҗалык эшчәнлеген алып бара. Кече һәм урта бизнес өлеше 36,5 процент тәшкил итә.
2020 елда инвестицияләр күләме 92,7 млн. сум булган 5 инвестор җәлеп ителгән. Һәр инвестор белән конструктив диалог җайга салынган, барлык проектларның да игълан ителгән инвестицияләр суммасы 1 млрд.317 млн. сум тәшкил итә, бүгенге көндә 296,3 млн. сум инвестицияләнгән. 83 эш урыны булдырылган, шуларның 62 се - 2020 елда ачылган.
Узган ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы продукты 2,8 млрд.сум тәшкил иткән (узган елга карата 111 процент). Бөртекле культуралар 49,6 мең гектар мәйданда игелгән, бу барлык сөрүлек җирләренең 59 процентын тәшкил итә (84 мең гектар).
Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан 153,5 мең тонна ашлык җыелган (2019 елга карата 116 процент). Уртача уңыш гектарыннан 30,9 центнер тәшкил итә.
2020 елда ваклап сату әйләнеше 1,8 млрд. сумнан артык булган.
Хакимият эшчәнлеге нәтиҗәсенең иң мөһим күрсәткечләренең берсе - аның халык өчен ачык булуы һәм гражданнарны идарә итү процессына җәлеп итү.
«Халык контроле» аша мөрәҗәгатьләр арту күренеше саклана. 2020 елда кабул ителгән 43 мөрәҗәгатьнең 37се хәл ителгән. Әлеге күрсәткеч буенча республикада 5 нче урында торабыз.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү халыкның сорауларын гына хәл итеп калмыйча, муниципаль хуҗалыкның иң актуаль проблемалары турында оператив мәгълүмат алырга да мөмкинлек бирә.
Президент алып барган юнәлештә бердәм команда булып эшләгәндә генә без кешеләрнең тормыш сыйфатын үзгәртә һәм яхшырта алачакбыз, - диде ул.
Район башлыгы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинга районда никахлашу сарае һәм яшьләр үзәген төзүдә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Утырышта үз эшчәнлекләре турында Анатыш авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиев һәм «Гобәйдуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Камил Гобәйдуллин сөйләде.
Аннары Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин район эшчәнлегенә бәя бирде. Ул терлекчелек тармагын, аерым алганда, сөт җитештерүне үстерү һәм кече бизнес вәкилләренә дәүләт ярдәме чараларын куллану буенча активрак эшләргә өндәде. Рөстәм Нигъмәтуллин көндәлек киеренке хезмәтләре, район һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүләре өчен балыкбистәлеләргә рәхмәт белдерде, алга таба уңышлар теләде.
Соңыннан балыкбистәлеләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
Таңсылу Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia