Төркиянең Малатья провинциясендә җир тетрәгән
Төркиянең Малатья провинциясендә 5 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән, дип хәбәр итте табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү идарәсе (AFAD). Бу хакта РИА Новости яза.
«5,0 магнитудалы җир тетрәү 06.20 сәгатьтә булган (вакыт Мәскәү вакыты белән туры килә», – диелә РИА Новости алган пресс-релизда.
Хәзерге вакытта тискәре нәтиҗәләр теркәлмәгән, белгечләр территорияне тикшерүне дәвам итә, дип белдерделәр ведомствода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia