Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Токрановлар гаиләсе ядкарьләре»»

Котлы Бөкәш мәктәбендә презентация узды

Быел Рәсәйдә - Гаилә елы. Ленинград блокадасы өзелүгә - 80, Бөек Җиңүгә-79 ел. Шул уңайдан, Котлы Бөкәш авылы мәктәбендә эшләп килүче «Туган якны өйрәнү музее»нда «Токрановлар гаиләсе ядкарьләре» дип исемләнгән альбомны презентацияләү чарасы узды. 
Бу - сугыш һәм хезмәт ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Ленинград фронтында взвод командиры, өлкән лейтенант, ТАССРның атказанган укытучысы Иван Захарович Токрановның якты истәлегенә багышланган очрашу кичәсе иде. Очрашуда Иван Захаровичның балалары, кияү-киленнәре, оныклары, Балык Бистәсе туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Гөлфия Гарипова, мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашты. 
Чараның беренче өлеше Иван Токрановның туган авылы Иванайда, туып үскән нигезендәге йортка мемориал такта ачу белән башланып китте. Музейдагы чараны Алсу Бәдретдинова алып барды. Укучылар Иван Захаровичның үткән тормыш юлын, Ленингад блокадасы вакыйгаларын искә төшергәндә күз яшьләрен тыеп калып булмады, әлбәттә. Балаларының әтиләре турындагы  якты истәлекләре күңелләргә үтеп керде.
 

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Любовь Степанова. 
Котлы Бөкәш мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса