Тәнзилә Закирова бәйгенең махсус бүләгенә ия булучыларның берсе-Фотолар
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үткәргән "Матбугатка язылган өчен айпад!" исемле бәйгедә тагын бер райондашыбыз махсус бүләккә ия булды.
Шушы көннәрдә редакция коллективы Күгәрчен мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Закировага бүләк тапшырып кайтты.
Тәнзилә Әсәдулловна һәр елны да күпләп газета-журналларга языла икән. "Электрон вариантка караганда газеталарны кулга тотып укуы миңа күбрәк ошый"-ди ул. Быел 12 төренә язылган. Һәм менә бәйгенең махсус бүләгенә ия булган.
Язмабызның тулырак вариантын газетабызның алдагы саннарыннан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев