Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Төнге намаздан кайтып килүче имамны ерткычларча кыйнап, машинасын яндырганнар

Пенза өлкәсе мөселманнары Россиянең югары мөфтие, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башлыгы Тәлгать Тәҗетдиннән үзләрен яклауны сорый. РИА Новости хәбәр иткәнчә, бу үтенеч белән алар апрель азагында Бестянка авылында имам Ислам Давыдовны билгесез затлар ерткычларча кыйнаганнан соң чыккан.

"Төнге намаздан соң Кузнецк районының Бестянка авылындагы үз йортына кайтып җиткән Пенза өлкәсенең Үзәк диния нәзарәте имам-ахунына һөҗүм ясала. Өч җинаятьче, сәбәбен дә аңлатып тормастан, бита ярдәмендә имамны башына сугып ега. Аннан аяк һәм бита белән кыйный башлыйлар", - диелә Тәҗетдин исеменә язылган хатта. Бу мәгълүмат Үзәк диния нәзарәтенең сайтында басылган.

"2016 елның май ахырында Мәскәү вакыты белән якынча төнге сәгать берләрдә шул ук Ислам-хәзрәт Давыдовның йорты каршында билгесезләр аның машинасын яндыра. Якыннары белән киңәшләшкәч, бу хәл турында хокук саклау органнарына хәбәр итмәскә булалар. Чөнки золым кылучылар шушы эштән соң зыян салудан туктар, дип өметләнә алар. Әмма, быелның 24 аперлендә булган вакыйгалар бу карарның ялгыш булганын исбатлый һәм җинаятьчеләргә тагын да кыюланырга мөмкинлек бирә ", - дип борчыла Пенза җәмәгатьчелеге.

Пенза өлкәсе имамнары раслаганча, Давыдовның эшчәнлеге "рухи-әхлакый яңарышка һәм кешеләрне исламны дөрес аңлауга юнәлтелгән була". Имамнар хокук саклау органнарыннан җинаятьчеләрне табып, җаваплылыкка тартуны тәлап итә.

http://matbugat.ru/news/?id=18677

фото интернет чыганаклардан алынды.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

    Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев