Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Түләү квитанциясен ике ел саклау кирәк

Административ штраф – административ жәзаның бер төре.

Административ җәза буларак, штраф түләү Россия  Федерациясенең һәм аның бөтен төбәкләренең  административ хокук бозулар Кодексында каралган. Административ штраф кабул ителгән карар көченә кергәч, 60 көн эчендә, ирекле рәвештә түләнергә тиеш.

Шуны истэ тоту зарур: РФ административ хокук бозулар Кодексының 20.25 маддәсенен I өлеше нигезендә, административ  штрафны түләмәгән очракта, штраф суммасы икеләтә күләмдә арттырып түләү, әмма бер мең сумнан күп тугел, яки унбиш тәүлеккә административ кулга алу, я 50 сәгатьлек мәҗбүри хезмәткә тартылу каралган. Ләкин мондый административ чаралар җаваплылыкка тартылган кешене штраф түләүдән азат итми. Ул административ  карар нигезендә, штраф акчасын да түләргә тиеш.


Кискен чаралар күрелүгә карамастан, кайбер хокук бозучылар әлеге таләпләргә игътибарсыз кала бирәләр. Мәсьәлән, гражданин Х.га карата ике административ карар кабул ителгән булса да, ул 3 һәм 5 тәүлеккә, ә гражданин Г. шул ук сәбәпләр аркасында 2 һәм 3 тәүлеккә  административ җаваплылыкка тартылдылар.
Штраф салу карары законлы көченә кергәч, бер айдан сон, ирекле рәвештэ түләнергә тиешле штрафы булуы турында, срогы күрсәтелеп, кисәтү хаты җибәрелә. Шул ук вакытта, вазифаи затка штрафын түләмәсә,  административ җәзага тартылырга мөмкин булуы хакында РФ административ Кодексынын 20.25 маддәсенен  I өлеше дә анлатыла. Административ штраф җәзасын  үз вакытында һәм тулысынча үтәү җәмгыять тормышында мөһим роль уйный.

Штрафка тартылган кешеләрнең күпчелеге нигездә чыгарылган карарны үз вакытында җиренә җиткереп башкаралар. Шулай да, штраф түләүдән баш тартучылар да очрый. Андый кешеләргә югарыда әйтелгән административ җәза бирелә.
Закон нигезендә, штрафны түләү вакыты – карар көченә кергән көннән – 2 ел. Шунын өчен, штраф түләгәнне раслаучы кәгазьләрне (чек, квитанция, һ.б.) ким дигәндә 2 ел сакларга кирәк.


Әгәр штраф үз вакытында түләнмәсә, суд приставы-башкаручысы штраф түләмәүченең хосуси милкеннән, РФ банкында сакланучы акчасыннан, хезмәт хакыннан, пенсиясеннән, кыйммәтле кәгазьләреннән, һ.б. бурычын каплый. Әгәр бурычлары 10 000 сумнан артса, суд приставы-башкаручысы бурычы булган кешене РФ территориясеннән чыгуны тыючы карар кабул итә һәм документ белән танышу өчен карарны бурычлы кешегә җиткерә. Әгәр штраф ирекле рәвештә уз вакытында түләнмәсә, аннан өстәмә рәвештә  штраф куләменнән 7% (тик 1 000 сумнан аз булмаган) күләмдә җыем (сбор) алына.
Әгәр сезгә карата административ штраф түләү җәзасы билгеләнгән карар кабул ителгән икән, риза булмаган очракта, Әтнә район судына шикаять бирә аласыз, карар белән килешкән очракта, штрафны үз вакытында түләвегез  моһим.

Әтнә районы суды матбугат үзәге

фото из открытых источников

http://atnya-rt.ru/news/mgyiyat/vakytynda-tlgez

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса