Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үткәннәр сагындыра

 Киләчәктән мәхрүм булмас өчен, үткәнебезне җуймаска, киләчәк буыннарга җиткерергә кирәк дип саныйм. Шул максаттан чыгып, хыялда гына булса да балачагыма, яшьлегемә кайтып килергә булдым.

Мин, Николай Иван улы Федоров, Тәкәнеш районы (хәзерге Кукмара районы) 100 дән артык хуҗалыгы булган Үрәсбаш авылында дөньяга килгәнмен.  Авылдагы алыкның яртысы - татар, яртысы удмурт милләтеннән. Без, бер зур гаилә булып, милләт аермасын белмичә үстек.

1956 нчы елны 1 нче сыйныфка укырга кердем. Сыйныфта 8 укучы булсак, соңрак күрше авылдан килүчеләр белән укучылар саны 15 кә җитте. Үрәсбаш 8 еллык мәктәбен “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамладым. Төпле белем, тәрбия биргән барлык укытучыларыма чиксез рәхмәтләремне җиткерәм.

Мәктәпне тәмамлаганда әтием Мамадыш районы Тәкәнеш авылында РТС та (ремонт техник станциясендә) столяр булып эшли иде. Ул   тирә-юньдә данлыклы балта остасы,  күпләрне тәрәзә рамнары, наличниклар, урындык, шкаф кебек йорт җиһазлары белән тәэмин итеп торучы. Энекәш белән мин дә әтинең “кул астына” кереп, осталыкларыбызны арттырдык. 9 нчы сыйныфта укыганда без инде әти белән авыл мәктәбенең түбәсен яптык.

9 нчы сыйныфка рус теле, математика фәннәреннән имтихан тотып, Түбән Тәкәнеш урта мәктәбенә кабул ителдем. 10 нчы сыйныфны “яхшы”, “бик яхшы” билгеләренә генә төгәлләп, Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлегенә укырга кердем. 

Кулга диплом алып, соңрак армия сафларында хезмәт иткәннән соң 1973 нче елның гыйнвар аеннан Балык Бистәсе районы “Шомбыт” терлек симертү совхозына орлыкчылык буенча агроном буларак юллама  алдым.

Ул чорда совхоз директоры Минһаҗ Сираҗетдин улы Насыйров иде. Баш агроном вазифасын Морзахан Хөснулла улы Хөснуллин башкарды. Биектау авылы кешеләре, “Шомбыт” совхозы эшчеләре белән танышу башланды. Хөсәен абый Гыйлаҗиевта яши башладым.

 Яшь чак, эштән соң клубка төрле чараларга, кинога йөрибез. Китап укырга яратуым китапханәгә алып керде. Анда тыйнак кына, үз дәрәҗәсен белә торган, белеме ягыннан күпләргә үрнәк булырлык кыз эшли иде. Күңелем шуңа тартылды. Дуслык мәхәббәткә әверелде. Өйләнергә карар кылдым. “Сиңа Биектаудан кыз бирмиләр”, - дисәләр дә, ышанмадым, Лираның кулын сорарга җөръәт иттем.

Әби белән бабай буласы кешеләр авылның үрнәк гаиләсеннән. Дус, тату яшәп, алты бала үстергәннәр, аларны укытып, тормыш юлына озатканнар. Авылда ихтирамга лаек күркәм кешеләр. Аңладылар, әйбәт торыгыз дип фатихаларын бирделәр. Бөтен йолаларга туры китереп, 1975 нче елның 25 нче маенда туй үткәрдек. Ярты ел әби-бабайларда яшәсәк, аннан совхоз йортына күчендек.

Әбинең тәмле ашлары, бабайның яккан мунчалары хәзер дә искә төшә. Шундый матур, дус, тату гаиләгә эләгүем миңа алдагы тормышыма юллама булды.   Шәмсеруй әбием белән Хәбибрахман бабам безгә һәрдаим ярдәм итеп тордылар. Ике баланы, Эльвира белән Альбинаны тәрбияләп үстерүдә өлешләре зур булды. Әби аларны кул эшләренә, тәмле-тәмле ризыклар пешерергә, гомумән, тормыш итәргә өйрәтте.

“Ирне кеше иткән дә, юк иткән дә хатын”, - диләр халыкта. Бу бик дөрес әйтем. Без тигез тормышта 46 ел гомер кичерәбез. Лираның уңганлыгы, сабырлыгы, юк-барны өйдән чыгармавы кеше итте мине. Хезмәт юлымда ирешкән уңышларым, халык алдында ихтирам казануым, баш агроном, партия оешмасы секретаре, авыл советы рәисе, янгын сүндерү бүлегендә инструктор булып җитәкче вазифаларын башкаруымда да әби-бабайның, Лираның роле зур дип уйлыйм.

Олыгайган саен уйландыра. Ходайдан тигезлекне, биргән гомереңне саулыкта үткәрергә насыйп ит, урын өсләренә калдырма дип сорыйм. Дөньялар тыныч булып исән-имин яшәүләрне насыйп итсен иде.

   

Николай Федоров.

Биектау авылы.

фотоshutterstock.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса