“Әтием төпчек җыеп йөрсә, бер көн дә яшәмим!”
Бүгенге көндә күпләр, эш юклыкны сылтау итеп, өйдә акчасыз утырса утыра, әмма урам себерергә яки башка авыр эшкә тотынуны күз алдына да китерми. Җырның җыртыгы юк дигәндәй, акча эшлим дигән кешегә теләсә нинди эшнең дә ояты юк, минемчә. Әнә бит, читтән килүчеләр төрле эшкә бер карусыз ябышып, тормыш көтеп яталар.
Беркөнне шкафтан барлык аяк киемнәрен тартып чыгардым да, яраклы-яраксызга аерып утырдым. Ташларга кызганыч дигәннәрен калдырып торып, кияргә яраксызларын капчыкка тутырып чыгарып аттым. Аннан бераз ремонтлап җибәрәсе дигәннәрен кыстырып, үзебездән ерак түгел урнашкан аяк киемнәре төзәтә торган будкага киттем. Анда инде берничә ел рәттән Мәхмүт исемле кеше эшли иде. Бу юлы баргач күрәм, аның урынында яшь кенә матур егет музыка тыңлап, үзе дә шуңа кушылып җырлый-җырлый, аяк киеме төзәтеп утыра. Туфли-сапогиларымны "җырчы" егеткә биреп калдырдым да, кайтышлый кереп алырмын дип, үз эшләрем белән китеп бардым. Мин кире әйләнеп килгәндә аяк киемнәрен рәтләп бетермәгән иде әле. Зыянлы түгел, көтеп торырмын дип, читкәрәк китеп бастым. Шуннан ул: "Тышта салкын бит, әйдәгез, будка эченә кереп утырып торыгыз, мин хәзер рәтләп бетерәм, күп калмады", - дигәч (чыннан да, туңган идем), будка эченә кереп утырдым. Ә анда җылы, кечкенә мич эшләп тора, телефоныннан тын гына, үз телләрендә матур көй ишетелеп тора. Егет эшенә бөтен күңелен биреп, җиренә җиткереп эшләп утыра. Нозимҗан исемле бу егет, тырышлыгы, җыр-моң яратуы өстенә, беркатлы да булып чыкты. Үзем дә тиз аралашып китүчән кеше булганлыктан, уртак телне тиз таптык. Аяк киемемне төзәтеп утырган арада әлеге сөйкемле егет, ачылып китеп, үзенең тормышы, Казанга ничек килеп чыгуы турында сөйләп алды.
- Мин - Үзбәкстаннан, - диде ул. - Унтугыз яшемдә мине һәм минем кебек берничә малайны үзебезнең шәһәрдә яшәүче бер абзый, акча эшләргә дип ышандырып, Владивостокка алып китте. Документларыбызны җыеп алды. Барып җиткәч, безнең бер утрауда ниндидер байга казино төзергә тиешлегебез билгеле булды. Ул көннәрне күз алдына китерсәм, хәзер дә күңел тулып, күзгә яшь килә. Ач килеш көне-төне эшләттеләр, эт типкесендә тоттылар. Ике ай түзеп яшәгәннән соң, төзелеш хуҗасыннан үземнең документларымны сорагач: "Нинди документ? Онытыгыз алар турында. Хәзер сез - минем колларым. Алып килгән якташ абыегыз сезне миңа сатып калдырды. Шуңа күрә мин нәрсә кушам, ничек кушам - шулай яшәп, эшләп торачаксыз", - диде. Аңымны җуя яздым. Ничек инде акча эшләргә дип ышандырып килгән танышыбыз безне шушылай язмыш кочагына ташлап, кемгәдер сатып калдыра алды күз күрмәгән җирләрдә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев