Техникумда олы тантана
Район үзәгендә бер дигән махсус уку йорты эшләве бүгенге яшьләребезнең олы бәхете дияргә мөмкин.
Аларга туган җирләрен ташлап чит-җирләргә чыгып үзләренә кирәкле һөнәр серләренә өйрәнергә дә кирәкми. Бүгенгесе көнне районыбызның горурлыгы булырлык Агротехникумда бик күп яшьләр күрше-тирә районнардан гына түгел, хәтта Казан шәһәреннән дә килеп белем алалар. Узган атнада әлеге уку йортында чыгарылыш төркеме студентларына диплом тапшыру тантанасы булып узды.
Тантналы чараны район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова ачып җибәрде. Ул биредә белем алган егет һәм кызларны көтеп алынган бу истәлекле көннәре белән тәбрик итеп, аларның һәркайсына изге теләкләрен җиткерде, мөстәкыйль тормыш юлларында уңышлар теләде.
Районыбыз тормышында тирән эзен салган бу уку йортының тугызынчы директоры Мансур Маннанов та үз чыгышында узган 68 ел вакыт эчендә 21 мең кеше укып халык хуҗалыгы өчен аеруча кирәкле булган һөнәр серләренә өйрәнүләрен билгеләп үтте. Ә бүгенгесе көнне биредә 260 студент белем ала. Аларга тырышып уку, төпле белем алу һәм яшәү өчен барлык уңай шартлар булдырылган. Уку йорты бинасы соңгы елларда танымаслык булып үзгәргән, заманча итеп яңартылган. Тагын шунысы да бар, Агротехникумны уңышлы тәмамлаган бик күп егет-кызлар укуларын Казан дәүләт аграр университетында дәвам итәләр.
Рәсемдә тантана вакыты.
Галим Камал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа