Терроризм – замана афәте
Белгәнебезчә, һәр ел саен сентябрь аенда республикабызда “Экстремизмга – юк” дип исемләнгән айлык үткәрелеп килә. Һәр оешма әлеге темага карата төрле чаралар үткәрергә тырыша.
Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре дә әлеге айлыктан читтә калмый, төзелгән план буенча, чаралар үткәреп килә. Чираттагы шундый мәгълүмати чараларның берсе 4 сентябрь көнне үткәрелде. Мәктәп укучылары өчен оештырылган әлеге чарага полиция органнарының оператив хезмәткәре Рөстәм Газизов чакырулы иде. “Терроризм – кешелек дөньясының иң зур фаҗигаларының берсе” дип исемләнгән чара Рөстәм Зөфәр улының җанлы чыгышы белән башланып китте. Ул үз чыгышында җир шарының иң котычкыч, иң зур террористик фаҗигаларын атады, моннан 14 ел элек Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә кешелек тарихын дер селкеткән террористик фаҗигага тукталып үтте. Шунысы сөендерә, елына берничә мәртәбә терроризм, экстремизм кебек темаларга сөйләшүләр алып барсак та, укучылар һәр чарада бик теләп катнашалар, игътибар белән һәр сөйләгән сүзне тыңлыйлар. Менә бүген дә алар Рөстәм абыйлары сөйләгән вакытта экранда күрсәтелгән презентацияне зур кызыксыну белән күзәтте. Кунагыбызга үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр алар. Ә Рөстәм Зөфәр улы үз чиратында залда утыручыларга террористлар тырнагына килеп эләгеп, тоткын хәлендә калганда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте. Һәркемгә бүгенге чараның истәлеге итеп буклетлар таратты.
Чыннан да, без әле чагыштырмача тыныч илдә яшибез. Телевизор аша зур шәһәрләрдә шартлаулар, төрле үлем – китемгә китергән террористик һөҗүмнәр турында ишеткәч, авыл җирендә яшәвеңә тагын бер кат сөенеп куясың. Тик без барыбыз да юлда йөрибез, төрле шәһәрләргә сәяхәт итәбез, үсеп җитеп, студент булып, калага юл тотачак балалар үстерәбез. Шуның өчен, иртәгә безне ни көтәсен беребез дә тәгаен генә әйтә алмый. Ел саен террористлар кулыннан һәлак булганнарны искә алабыз, аларны чын йөрәктән кызганабыз. Тик газиз баласын югалткан әти – әнинең җан газабы белән чагыштырганда безнең кызгану хисе тары бөртеге кадәр генәдер, мөгаен. Кешелек дөньясының иң зур фаҗигаларының берсе булган экстремизм һәм терроризмга багышланган мондый мәгълүмати вә тәрбияви чараларның киләчәк буынга файдасы тими калмас, дип ышанасы килә.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА
Мәдәният йорты мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа