Тёрннан тәмле кайнатма
Кирәк була: тёрн -1 кг, су- 200 мл., шикәр- 1 кг
Бу кайнатма өчен бары тик тыгыз, өлгергән җиләкләр генә кирәк. Аларны кайнар сулы савытка салабыз (су температурасы якынча 80 градус булырга тиеш), 10 минутка калдырабыз, аннары салкын суга салабыз.
Икенче кәстрүлдә сироп әзерлибез. Бертөрле кайнап торган сиропка җиләкләрне салабыз, газны сүндереп куябыз. 5 сәгать суынырга тиеш. Аннары тагын җиләкләр салынган сиропны кайнатып чыгарабыз. 5 минут кайнатабыз. Һәм чиста коры банкаларга кайнатманы тутырабыз.
Тәмле кайнатма әзер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia