Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үтеп баручы ел балыкбистәлеләрнең нәрсә белән истә калды һәм киләсе  2022 нче елдан ниләр көтәсез?

Үтеп баручы ел нәрсә белән исегездә калды һәм киләсе  2022 нче елдан ниләр көтәсез?

Үтеп баручы ел нәрсә белән исегездә калды һәм киләсе  2022 нче елдан ниләр көтәсез?

 

Фәнизә Камалова:

- 2021 ел минем өчен бик уңышлы булды. Үземнең туган якларыма кайттым, яңа йорт салып шунда яши башладык. Яраткан эшем бар. Саулыкны бирсен Ходай! Булган тормышыбызның рәхәтен күреп, эшләребезне дәвам итеп, кешеләр шифалы кулларымның файдасын тойсын иде, дигән теләктә яшим.

 

Олеся Караганова:

- Ел эшмәкәрлек өлкәсендә күп төрле үзгәрешләр керү белән хәтердә калды. Иҗтимагый тормышка килгәндә, карашларыбыз, фикерләребез уртак булган күп кешеләр белән таныштым. Уйлаган теләгем тормышка ашмады, тик шулай да ышанырга кирәк.

 

Рәйханат Мусина:

- Төрле заман чирләренең чыгып торуы тормышны алып баруда кыенлыклар тудырды. Шуңа күрә бар энергиябезне, көчебезне кешеләрнең саулыгын ныгытуга юнәлдердек. Тәүлегенә 24 сәгать эшлибез дисәм дә ялгыш булмас. Эшләгән хезмәтнең нәтиҗәсе була. Күп рәхмәт сүзләре ишетәбез. Клиентлар саны да, бизнес корырга теләүчеләр дә арта. Кешеләрне савыктыруның никадәр саваплы икәнен мин медицина өлкәсендә күп еллар эшләгән кеше буларак та беләм. Уңышларга килгәндә, теләкләр тормышка ашып бара. Балык Бистәсендә офис-кибет ачып эшли башладык, яңа ранг ачтым. Киләсе елга да яңа планнар кордым. Яңа елда райондашларыбызга исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар, максатларына ирешүләрен теләп калам.Бердәм булыйк, бер-беребезгә булышып яшик.

 

  Михаил Иванов:

- Узып баручы елда яхшы кешеләрнең күп булуына тагын бер кат инандым. Тормышта теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә белмисең. Ә мөмкинлеге булган кешеләр хәлеңә керергә ашыгып тормыйлар. Өметсезлеккә бирелеп, Аллаһ ярдәменнән ташламас дип, вакытлыча бу турыда онытасың.  Һәм менә могҗиза. Юлыңда булышырга теләүчеләр очрый. Менә шунда инде без янәдән Аллаһның барлыгына, берлегенә ышанабыз. Тикмәгә генә “Изгелек җирдә ятмый”,- димиләр. Бу турыда онытырга ярамый. Форсаттан файдаланып игелекле кешеләргә рәхмәт әйтеп Яңа ел белән котлыйм!

 

Ләйсән Җәләлиева:

- Яхшылабрак уйлап карасак безне уй-хыялларыбыз яшәргә этәрә, көч бирә. Алар булмаса без бер гади яшәү белән көн үткәрер идек. Кемнәрнеңдер теләкләре матур күлмәккә яисә яңа аяк киеме алуга бәйле. Шәһәрдән читтә йорт алу кебек зур хыяллары, бөтен кешеләрне бәхет итү теләге кебек зур уй-теләкләр белән янучылар да аз түгел. Тик тормыйча, уйлап эшләп күп нәрсәләргә ирешеп була.  .

2018 нче елны үземне башка өлкәдә сынап карау максаты белән Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга кердем. 2021 нче елда мин дипломга ия булдым, уйлаган хыялым да тормышка ашты.

 

Зинаида Степанова:                

- Без күбесенчә вакытны дөрес файдаланмыйбыз.  Үткәннәргә күз салсак аны кире кайтарып булмаганын, шул ук вакытта әле нидер эшләп булачагын да аңлыйбыз. Бу елны мин көчемне күптәнге хыялымны тормышка ашырырга багышладым. Материалларга бәяләр кыйммәтләнү сәбәпле, төбәлгән эшне яртылаш кына башкара алдык. Тик без монысына да шат. Калганын киләсе елда дәвам итәрбез дип уйлыйм. Аллаһ Тәгалә көч-куәт, саулык-сәламәтлек  бирсен.

 Сораштыруны  Таңсылу Минһаҗева үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса