Тел йотарлык кабак коймагы
Кабак коймагы рецептын тәкъдим итәбез.
Кирәк булачак:
500 г кабак;
2 йомырка;
тәменчә тоз, шикәр комы;
1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
ярты стакан он;
150 мл натураль йогурт яки оеган сөт (кефир).
Кабакны угычтан кырасы. Барлык ингредиентларны кушып, кызган антипригар табада ике ягында пешерәсе.
Тәмле булсын, дуслар!
Автор: Г. Вәлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа