Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәберде Чаллысы авылында “Түгәрәк өстәл” очрашуы узды

“Бердәм Россия” партиясе тарафыннан “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) проекты инде берничә ел тормышка ашырыла. 

 Аның кысаларында районыбызда да максатчан эш алып барыла. Узган атнада Тәберде Чаллысы авыл мәдәният йортында булып узган “Түгәрәк өстәл” очрашуы да әлеге федераль проектны һәм “Авыл хатын-кызларына мәхәббәт белән” (“С любовью к женщинам села”) җирле проектын үз эченә алган иде. Әлеге чараның максаты -  районыбыздагы демографик вәзгыятьне яхшырту буенча тәкъдимнәр җиткерү, фикер алышу, гаилә кору, аны саклау эшчәнлеген яктыртуга юнәлдерелде. 
Авыл халкы белән очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге (ЗАГС) җитәкчесе Миләүшә Зарипова, “Яшь гаилә” клубы җитәкчесе Айгөл Заһитова, район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов килде.

“Парлы, бәхетле язмышлар”
Кичәнең тантаналы өлеше 50 ел бергә, бик күпләргә үрнәк булып яшәүче ике пар юбилярны котлаудан башланды. 
Асия апа белән Габелнәгыйм абый Бариевлар, Суфия апа белән Наил абый Шакировлар гаиләләрен Бөкәш төбәгендә белмәүчеләр сирәктер. Асия апа 40 ел гомерен мәктәптә балаларга белем бирүгә багышласа, Габделнәгыйм абый Котлы Бөкәш кулланучылар җәмгыятендә эшләп лаеклы ялга чыга. Бер ул, бер кыз үстереп олы тормыш юлына озаткан ата-ана бүген аларның уңышларына сөенеп яши.
Наил абый электр челтәре оешмасында 37 ел эшләү дәверендә бик күп Мактау кәгазьләренә,

Рәхмәт хатларына ия булган. Хатыны Суфия апа исә 33 ел сөт-май заводында хезмәт куя. Тату гаиләдә тупырдап торган дүрт малай үстерә алар. Әнә шулай тормышта да, хезмәт эшчәнлеге белән дә макталган юбилярларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов тәбрикләп, аларга чәчәк бәйләмнәре белән бергә истәлек бүләкләрен дә тапшырдылар. 

Авыллар бетә дип аһ органда, нигезен саклап туган авылында калган, гаилә корган яшьләрне күреп күңел сөенә.  Алар авылны яшәтүчеләр. Шулай дими мөмкин дә түгел, әнә кичәгә чакырылган Тәб.Чаллы авылыннан Фәнис һәм Лилия Габдрахмановлар ике кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Нәсел җебен дәвам итүче уллары Нәфис әле февраль аенда гына дөньяга килгән. Котлы Бөкәш авылыннан Ринат-Эльвира Сафиннарның да ике уллары бар. Аяз – март аенда аваз салып әти-әнисен куандырган. Илшат-Алинә Гәрәевларның да җиләктәй ике кызлары үсеп килә. Апасына иптәш булып туган нәни кызчык Аделинага әле бер ай да юк. 
Туган җирен, туган ягын үз иткән егет-кызлары белән мактала бу төбәк. Тату, бердәм гаилә–җәмгыятьнең нигезе. Гаилә ныклы булмаса, җәмгыять тә тотрыклы була алмый. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина үз чыгышында шуңа басым ясады, сабыйлары туулары белән котлап гаиләләргә истәлек бүләкләрен тапшырды.

“Аерылмагыз, булса да сәбәпләре...”
Кичәнең икенче өлеше “Түгәрәк өстәл” эшчәнлеге белән башланды. Бүгенге көндә гаилә тормышында килеп туган кыенлыклар, никахлашучылар саны кимү,  аерылышучылар саны арту кебек актуаль мәсьәләләр игътибар үзәгендә булды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова чыгышы берәүне дә битараф калдырмады. Ул 2018 елдан хәзерге вакытка кадәрге статистика белән таныштырды, никахлашучылар санының кимүенә борчылуын белдерде. Шул ук вакытта арада никахларын рәсми рәвештә теркәми яшәүчеләр дә бар икән. Кайберәүләр берничә елдан соң, балалары тугач кына, язылышу турында таныклык алалар. Хәтта балалары тугач та гаилә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә ашыкмыйлар...
Фикер алышуда төрле буын вәкилләре катнашты. Тормышның ачысын-төчесен татыган өлкәннәр белән беррәттән, урта буын һәм яшь гаиләләр, югары сыйныф укучылары, мөгаллимнәр дә үз сүзләрен, фикерләрен җиткерделәр. 
– Гаилә турында күзаллаулар үзгәрә. Бүгенге көндә яшьләр әлеге адымга төптән уйлап, һәрнәрсәне бизмәнгә салып бара. Алар гаилә корырга бик ашыкмыйлар. Иң элек югары белем алырга, эшкә урнашырга һәм карьера ясарга телиләр. Шуңа да өйләнешүчеләрнең уртача яшьләре 28-30 яшькә туры килә, – диде Миләүшә Зарипова. 
Югыйсә, гаиләне, баланы саклау буенча илкүләмендә әһәмиятле, файдалы  чаралар күп хәзер. “Ана капиталы”, яңа туган балаларга пособие күләменең арта баруы һәм  төрле программалар даими гамәлгә ашырыла. 
“Түгәрәк өстәл” янында сөйләшүләр җанланды. Һәркем күңелендәге фикерен әйтте. Аерылышу сәбәпләрен берәүләр гаиләнең материаль яктан тәэмин ителеше булмавыннан күрсә, икенчеләр яшьләр арасына ата-аналарның сүзләре керүен дә җиткерделәр. Төрлелек булса да гаиләне бербөтен итеп яшәткән мәхәббәтне дә онытмадылар бу минутта. 
 –Безгә әти-әниләрдән килгән эш сөючәнлек, сабырлык, шәфкатьлелек кебек сыйфатларны балаларыбызга җиткереп калдырырга иде. Әдәп-әхлак тәрбиясе, телебезнең, динебезнең сакланышы да бездән – әниләрдән тора, – диде Айгөл Камил кызы сорау-җавапларны анализлап. –Әмма шунысын да онытырга ярамый, гаилә корырга ниятләгән яшьләрнең бер-берсенә карата мөнәсәбәтләре исәпкә алынырга тиеш. Кыз белән егет арасында ихлас мәхәббәт булганда гына гаилә бәхетле, нык була. 
Әйе, гаиләләребез тату булганда гына тормыш матурлыгы күренә. Өмет баглап үстергән балаларыбыз ата-ана хакын хаклап, милләтне, туган телне яратып үссеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса