Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәберде Чаллысы авылында балалар Сабантуе уздырылды

Балык Бистәсе мөхтәсибәте һәм  Тәберде Чаллысы мәчете бергәлектә (дини хатын-кызлар),мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр булышлыгында Корбан гаете хөрмәтенә Сабан туй була торган мәйданда гаилә бәйрәме - балалар Сабантуе уздырды. 

Бәйрәм дин, Корбан гаете  башланып китү тарихы, балаларга күркәм йолалар, бабайларлан, гасырдан-гасырга сакланып килгән бәйрәмнең төп мәгьнәсе, кеше гомерен саклап калу, корбан малны үз якыннарыңа, фәкыйрләргә өләшү диде үз чыгышында  Балык Бистәсе районы мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, авыл җирлеге башлыгы Рәшит Нәҗипов  балаларга ярыш-уеннарда уңышлы чыгыш ясарга, киләчәк тормышларында бәхетле, тигез әти -әниле, әби-бабайлы, догалы киләчәк теләде. 
Арча районы автотранспорт оешмасы җитәкчесе Рүзәл Гараев үз чыгышында шушындый күркәм бәйрәмгә  чакырганнары, бу чараны оештыручыларга, иганәчеләргә (спонсорларга), авыллар халкына зур рәхмәтен белдерде.Шулай ук бәйрәмдә күп тапкыр дөнья чемпионатларында призер булган, армрестлинг буенча абруйлы тренер булып эшләүче Радик Камалов һәм башка бик хөрмәтле егетләр катнашуы ямь өстенә ямь булды. Көннең кояшлы, эссе, болытлы, яшенле булуы уенның "азарты" белән сизелмичә үтеп китте. 
Барлык балаларны, олыларны сөендереп, шушы бәйрәмне оештыруда үзләреннән өлеш керткән барлык дин кардәшләргә Алланың рәхмәте яусын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса