Таулар авылында Уразгильде чишмәсе төзекләндерелде
"Су яшәү чыганагы", - дибез. Аллаһка шөкер, яши торган җиребездә су чыганаклары күп.
Бәлкем шуңа да кадерен белеп бетермибездер. Бөтен нәрсә чагыштыруда беленә диләр бит. Әле хәзер дә сулыкларны, чишмәләрне пычрату очраклары юк түгел. Югыйсә «Коега төкермә, суын эчәргә туры килер», дигән гыйбарә һәрберебезне кисәтә сыман.
Таулар авылына килеп чыгарга социаль челтәрләрдәге бер чишмәне төзекләндерү турында видеоязма этәргеч бирде. Таулар – исеме җисеменә туры килеп тора. Биек сырт буена авылның өч урамы урнашкан. Күпләрнең бакчалары текә таудан авыл кырыеннан агучы инешкә төшә. Узган гасырның урталарына кадәр инештән буа өеп, ул авыл башында урнашкан су тегермәнен хәрәкәткә китергән, янгын куркынычсызлыгы өчен дә кирәк булган ул. Бу инешне авыл янында урнашкан Кирәмәт, башлангычын урман эченнән алган Тәбә, Ташкичү, Уразгильде, Урта оч, Түбән оч, Зират асты, «Санька дәдәй» (тегермәнче хөрмәтенә аталган) һәм башка чишмәләр суы тулыландырып тора. Күмәк хуҗалык оешкач болынлыкта яшелчәлек өчен гади генә сугару системасы булдырганнар. Шул чишмәләрнең суын ерганаклар ясап болынлыкка юнәлдергәннәр. Боларын үзләренең хатирәләрендә авылда яшәүчеләр Равил Гарипов, Ринат Әгъмалов искә алдылар.
Быел җәй башында Уразгильде чишмәсе төзекләндерелгән. Аны чын осталар башкарган. Төзелеш өчен бары тик агач материаллары гына файдаланылган дисәк тә, бер дә ялгыш булмас. Чишмәнең су ала торган урынындагы корылманың нигезен 14 агач субай тәшкил итә. Чишмәнең улагы да агачтан. Су ташкыны көчле, үзе нык салкын. Халыктан күчеп килгән риваятьләр буенча аның салкын суын эчеп зыян күрүчеләр дә булган. Чишмә яны койма белән әйләндереп алынган. Ял итеп торырга корылма эчендә һәм тышта утыргычлар бар.
Бу олы эшнең иганәчесе дә шушы авылда туып үскән, шәһәрдә гомер итүче Илсур Һадиуллин һәм аның гаиләсе. Төзелеш беткәч алар биредә җыештыру эшләрен башкарганнар, такта өслекләрен дымга каршы торучы состав белән эшкәрткәннәр. Берничә ел элек елганың икенче ярында урнашкан Кирәмәт чишмәсен дә төзекләндергәннәр алар. Бу изгелекләр җирдә ятмас билгеле, үзләренә кире кайтырлар. Дин ягыннан да күпер-басма, чишмәләрне чиста, төзек тоту һәм башка саваплы эшләр зекер әйтеп торырлар дигән бит.
Халыкның көнкүрешен яхшырту мәсьәләсендә совхоз вакытында сузылган су үткәргечнең әһәмияте аңлатып бетергесез. Тик менә асылыбызга кайтып, чишмә суларыннан да авыз итәргә насыйп итсен Раббыбыз. Көмештәй саф сулы чишмәләр җыры тынмасын, агышы тукталмасын
Нияз Шәйдуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia