Таулар авылында ферма янды
2021 елның 30 мартында 23 сәгать 21 минутта янгыннан саклау хезмәте элемтә пультына Таулар авылы фермасында янгын чыгуы турында хәбәр килә.
Янгын сагы бүлекчәсе урынга килгәндә, торакның түбәсе өлешчә җимерелгән иде. Янгын нәтиҗәсендә бозаулар сарае тулысынча яраксыз хәлгә килде. Зыян күрүчеләр һәм янгында һәлак булучылар юк. Хәзерге вакытта янгынның сәбәбе ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа