Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татьяна Андреева: "Истәлекле даталарга багышланган чараларны укучыларыбыз белән бергәлектә уздырам"

Халкыбыз гомер-гомергә китап, гәҗит-журналлар укырга яраткан.

  Бер-берсенә күчеп таушалып беткән китапларны төпләгән, аларга хөрмәт белән караган. Бүгенге көндә дә китапханәгә укучылар йөриме?  Кайсы язучыларның әсәрләре белән күбрәк укыла?

Шомырбаш авылына килгәч шул турыда кызыксынып китапханәгә кердем. Китапханә мәктәп бинасына урнашкан. Бүлмәсе җылы, якты, киштәләрдә рәт-рәте белән китаплар тезелгән, өстәлгә яңа килгән газеталар, журналлар куелган.

-Китапханәче булып эшли башлавыма 32 ел инде. Бу бинага күчкәнебезгә дүрт ел. Авылыбыз зур булмаса да, халык китапханәгә бик теләп йөри. Берәүләр шигырь укыса, икенчеләр проза әсәрләрен ярата. Истәлекле даталарга багышланган чараларны укучыларыбыз белән бергәлектә уздырам. Елизавета Акманова, Елена Евстигнеева, Нина Григорьева, Елизавета Ивановалар – даими укучыларым. Бирегә килә алмаучы өлкәннәрнең, тыл хезмәтчәннәренең өйләренә үзләре сораган гәҗит-журналларны илтеп бирәм, - ди китапханәче Татьяна Андреева.

Бүгенге көндә биредә 6 меңнән артык китап исәпләнә. Фәнис Яруллин, Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрова, Мәдинә Маликова китаплары аеруча күп укыла торганнардан. Шулай ук гәҗит-журналлар укыр өчен дә авыл халкы китапханәгә юнәлә.

- Чаралар күбрәк мәктәп укучылары белән уздырыла. Якташ шагыйрьләребез Кадыйр Сибгатуллин, Вазыйх Фатыйхов, Рәсимә Гарифуллина, Әхмәт Гадел шигырьләре белән укучыларыбызны даими таныштырып торам. Китап күргәзмәләре оештырам, - ди Татьяна, үз хезмәтен күзаллап.

Китапханәгә “Авыл офыклары”, “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”, “Мәдәни җомга” газеталары белән беррәттән, “Идел”, “Сөембикә”, “Татарстан”, “Чаян” журналлары да килә. Өлкән буын бүгенге көн яңалыклары белән шулар аша таныша.

Китапны – белем хәзинәсе дибез. Әнә шул хәзинәне югалтмас өчен китапханәче замана белән бергә атларга, хезмәтенә бар тырышлыгын куярга тиеш тә инде. Чөнки көндәлек матбугат аша укучыларыбыз үзләренә рухи азык, белем ала, тормыш юлында адашканнар  исә китаплардан  яшәргә көч таба. 

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса