Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тату, бердәм гаилә–җәмгыятьнең нигезе

“Бердәм Россия” партиясе тарафыннан “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) проекты кысаларында районыбызда максатчан эш алып барыла.

Узган ел әлеге проект буенча Күки һәм Тәберде Чаллысы авылларында “түгәрәк өстәл” очрашулары үткәрелүен газета укучыларыбыз, райондашлар яхшы хәтерлидер. Ул чактагы сөйләшүләрдән яңа уй-фикерләр туды, халыктан тәкъдимнәр керде. Нәкъ шуның дәвамы буларак узган җомга көнне Олы Елга авылында әлеге федераль проектны һәм “Авыл хатын-кызларына мәхәббәт белән” (“С любовью к женщинам села”) җирле проектын үз эченә алган “түгәрәк өстәл” артында очрашу узды. Әлеге чараның максаты –  гаилә кору, аны саклау, өлкәннәр үрнәгендә яшьләргә киңәш җиткерү һәм районыбыздагы демографик вәзгыятьне яхшырту буенча фикер алышу иде. 
Авыл халкы белән очрашуга район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова, район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге (ЗАГС) җитәкчесе Миләүшә Зарипова, “Яшь гаилә” клубы җитәкчесе Айгөл Заһитова килде.

“Парлы гомер, бәхетле гомер”
“Түгәрәк өстәл” очрашуының Олы Елга мәктәбендә билгеләнүе юкка түгел. Кичәнең тантаналы өлеше шушы мәктәптә озак еллар мөгаллимәлек иткән, бүгенге көндә бик күпләргә үрнәк булып 50 ел парлы гомер кичергән гаиләләрне тәбрикләүдән башланып китте. 
...Рафаил һәм Роза Гыйльметдиновларның мәгариф өлкәсендә куйган хезмәтләре бихисап. Кайчандыр Шамил Гыйльметдин улы белән Софья Хәлил кызыннан башланган укытучылар династиясенең педагогик стажы 222 елга тула. Алар турында авылның “Туган як” музее җитәкчесе Хәтимә Солтанова тәфсилләп сөйләде.
–Рафаил абый һәм Роза апа Гыйльметдиновлар гомер буе Олы Елга мәктәбендә эшләделәр. Рафаил абый тарих, җәмгыять белеме, физкультура һәм НВП фәннәреннән дәрес бирде. Роза апа чыгышы белән Пермь өлкәсенең Барда районыннан. Безнең якларда педагогик практика үтәргә кайткан җиреннән калган башкорт кызы ул, математика һәм физика укытучысы. 1972 нче елның декабрендә “Октябрь юлы”  район газетасында Роза апа турында “Студент кыз практика үтте” дигән бик матур язма чыга. Кулыннан килмәгән эше юк. Мәктәптә эшләү дәверендә спорт ярышлары аның катнашыннан башка үтми иде. Укучыларга төрле милләт биюләре өйрәтергә дә вакыт тапты, – диде ул укытучысы турында шәрехләп.
Рафаил һәм Роза Гыйльметдиновлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 7 оныклары, оныкчыклары бар. Аларның педагогик хезмәтен бүген балалары, оныклары дәвам итә. Чарада династиянең лаеклы алмашчысы булырга әзерләнүче Резедә Гыйльметдинова дәү әнисе белән дәү әтисенә музыкаль бүләк итеп җыр башкарды.
Әйе, ярты гасыр бергә яшәү өчен күпме сабырлык, акыл, ышаныч, бер-береңә тугрылык кирәк. Казаклар авылында яшәүче  Илдар һәм Рәйсә Әхмәтовларның да парлы гомер коруларына  50 ел тулган. Үткәннәре матур хатирәле, бүгенге көннәре бәхетле аларның. Гаиләдә ул һәм кыз үстереп, аларны үзләре үрнәгендә тәүфыйклы итеп тәрбияләгән, олы тормыш юлына чыгарган юбилярларның яшьләргә җиткерер киңәшләре шактый. Аларның гомер сукмагыннан китапханәче Люция Габдуллина белән бергә “атладык”.
–Илдар абый Әхмәтов Лаешта шофер һөнәрен үзләштергәннән соң озак еллар “Кама” колхозында шофер булып эшли, терлекчелектә хезмәт куя. Тырышлыгын хөкүмәтебез Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре белән бәяли, рәсеме Почет тактасыннан төшми. Рәйсә апа исә Олы Елга мәктәбендә өлкән пионервожатый һәм педагог-оештыручы буларак танылган мәгариф алдынгысы. 40 ел эшләү дәверендә бик күп Дипломнарга, Рәхмәт хатларына ия булган. “Иң яхшы вожатый”, “Методист вожатый” исемнәренә “Хезмәт ветераны” дигән лаеклы хезмәте дә өстәлә, – диде ул, авыл хөрмәтлеләрен олылап.
 

Дәвамы газетада укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев