Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татлы җимешләр үзебездә үсә

Кызарып пешкән алмаларга кояш янәдән үз алсулыгын йөгертте. Көннәр көзгә авышса да кояшның мәрхәмәтле җылысы сүрелмәгән шул.

Бакчадагы уңышларны җыеп кына өлгер! Ә алар быел гаҗәеп мул, сөенечле булды. Кайчандыр кибетләрдә генә очраган груша, карбыз, виноград, кавын кебек җылы як җимешләре хәзер безнең туфракны да үз итте. “Аларны үстерүнең бер кыенлыгы да юк, бары җир җылынганын көтү, игътибарлы булу гына кирәк”, диләр райондашларыбыз. Әнә, Балык Бистәсеннән Нәкыя Гайнуллина бакчасында үскән грушалар күз явын алырлык. Сусыллар, татлылар, эреләр... “6 ел элек киявебез үсентесен Казаннан алып кайтып утырткан иде. Берничә елдан тәүге уңышны да җыйдык, Аннан әзерләнгән кайтнатма искиткеч тәмле”,--ди хуҗабикә. Быел да ул 8 тартма грушаны җыеп саклауга куйган. Өлгереп җитмәгәннәре әле агачта да калган.

Виноградның вак төрләрен (кибеттә ул “киш-миш” дип атала) бакчаларда очраткан бар иде инде, ә менә эре, баллыларын Рәмзия апа Садыйкова ничек үстерәдер, үзем дә гаҗәпләндем. “Аның бер сере дә юк. Менә бу төре сез әйткән ваграгы, ә менә монысы,--дип янәшәдәге тәлгәш-тәлгәш виноградларны кулына ала Рәмзия ханым,--эре сортлар. Тәрбия кылуда аерымлыклар юк. Салкыннар башланганчы нарат, чыршы ылыслары белән каплап куябыз. Аллага шөкер кышны исән-имин чыгалар, уңышлары да әйбәт. Табыннан өзелгәне юк, балалар, оныклар да бик ярата”,--ди ул.

Ә менә хезмәттәшебез Гөлназ Нуриеваны чын бакчачы дисәм дә, ялгышмам. Чәчәкләр, гөлләр хакындамы, я булмаса урман-кырларда үскән гөмбәләр, бакчадагы җиләк-җимешләр турында булсынмы—төн уртасында уятып сорасаң да, иренмичә аңлатыр, үз киңәшен бирер ул. Бакчасында исә ниләр генә юк! Ул үстергән кавыннарны һич икеләнми җылы яктан кайткан диярсең. “Ел да карбыз, кавын утыртам. Быел кызыксынып кына июнь урталарында  кавынның “Эфиоп” сортын утырткан идем. Уңышы гаҗәеп булды. Һәрбер кавын 4-5 килограмм авырлыкта”,--ди Гөлназ. Әйе, үзең үстергән җимешне авыз итүгә ни җитә соң?! Иренмичә тәрбия кылсаң теләгәнеңә дә ирешәсең. Балык Бистәсендә яшәүче Гөлшат ? ның да фикере әнә шундый. Бакчасында үстергән карбызларны фотога да төшергән. “Быел җәй соңга калып килгәч өлгермәсләр инде дигән идем. Өйдәге үсентесен бакчага утыртуым да июнь аенда гына булды. Көннәрнең матур, кояшлы торуы үсешне дә тизләтте күрәсең. Бүген карбызларыбыз бакчада тәгәрәшеп үсәләр. Үзләре эре, татлылар”,--ди Гөлшат, уңышыннан канәгать булып.

...Моннан дистә еллар Кама ярына туктаган параходлардан карбыз, кавын ташыган чаклар искә төште. Менә бит хәзер барысы да үз бакчаларыбызда үсә. Еракка барасы, сатып аласы да түгел. Өлкәннәр әйтмешли, Аллаһ ризык иткән үз җимешебез. Бәрәкәте генә булсын!

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса