Татарстанның бер районында коточкыч авария юл һәлакәте
Бүген Чүпрәле районындагы Цивильск – Ульяновск трассасында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Өч транспорт чарасы — «Лада Калина», Haval H5 һәм Volvo йөк машинасы — бәрелешкән.
Һәлакәт аркасында«Лада» автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры алган җәрәхәтләрдән вафат булган. Фаҗиганең сәбәпләре әлегә ачыклана.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, урынга район прокуроры Ришат Купкенов чыккан. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, вакыйганың барлык шартлары ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia