Татарстаннан озатылган солдат поезддан сикереп реанимациягә эләккән
Фаҗига 4 июнь көнне хәрби эшелон хәрәкәте юлында - Уссурийск станциясендә булган. Татарстаннан алынган 18 яшьлек егет вагоннан сикереп төшкән. Ул авыр хәлдә Читаның хәрби госпиталенә озатылган. Табиблар, егет реанимациядә ятуга карамастан, аның хәлен тотрыклы, дип бәяли. Солдатның әнисе исә диагнозларның дөрес куелмавына шикләнә. Хәзер бу хәлне Татарстанның Тикшерү комитеты,...
Фаҗига 4 июнь көнне хәрби эшелон хәрәкәте юлында - Уссурийск станциясендә булган. Татарстаннан алынган 18 яшьлек егет вагоннан сикереп төшкән. Ул авыр хәлдә Читаның хәрби госпиталенә озатылган.
Табиблар, егет реанимациядә ятуга карамастан, аның хәлен тотрыклы, дип бәяли. Солдатның әнисе исә диагнозларның дөрес куелмавына шикләнә.
Хәзер бу хәлне Татарстанның Тикшерү комитеты, Хәрби комиссариат һәм Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкиле Сәрия Сабурская тикшерә.
http://matbugat.ru/news/?id=19057
фото интернет чыганаклардан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев