Татарстанга кайчан кыш киләчәк?
КФУ профессоры Юрий Переведенцев якын көннәрдә республикада һава торышы турында сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, бу атна кискен салкын атна булачак. Шул ук вакытта кар явачак, дип фаразлый ул. Переведенцев кышның Татарстанга 10 көнлек соңарып киләчәк дип фаразлый.
Уртача тәүлеклек температура тискәре булачак. “Кыш уртача тәүлеклек температура тискәре булганда башлана. Мондый күчеш 1 ноябрьгә булырга тиеш иде, әмма бу хәл булмады. Бу күчеш соңарып килде. Бу көннәрдә температура -5 градуска кадәр төшәчәк», – дип сөйләде Переведенцев. Профессор 15 ноябрьдән Төньяк Атлантикадан циклон Татарстанга җылы алып киләчәк, дип тә өстәде.
фотоliveinternet.ru
http://tulachi.ru/news/v-respublike/tatarstanga-kaychan-kysh-kilchk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа