Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанга кайчан яз киләчәк

Татарстанда климатик яз 20 марттан соң гына ныклап урнашачак.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр иткән.

Белгеч сүзләренчә, климатик яз башлану өчен төп шарт — уртача тәүлеклек һава температурасының 0 градустан югары булуы. Нәкъ менә шул күрсәткеч язның рәсми рәвештә “килүен” билгели.

Шулай да табигать ашыкмый: кар һәм боз капламы саклану сәбәпле, фенологик яз — ягъни табигатьнең уянуы — соңрак башланачак. Елгаларда боз кузгалу да апрель уртасыннан иртәрәк көтелми.

 Димәк, календарь буенча яз җитсә дә, җылылык урнашуына бераз сабыр итәргә туры киләчәк.

Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса