Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанга Ельцинның хатыны белән кызы килде

Кичә Казанга Россиянең беренче Президенты мәрхүм Борис Ельцинның хатыны һәм кызы килделәр. Аларны аэропортта Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм республиканың Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова каршы алды.

Наина Ельцина белән аның кызы Татьяна Юмашева Казанның истәлекле урыннарында булырга уйлыйлар, шул исәптән «Ельцин кубогына» уздырыла торган теннис турнирын да караганнар.


Әлеге турнир 18 февральдә үк башланган иде. Бүген төгәлләнә. Ярышта 14 илдән 100дән артык 19 яшькәчә спортчы катнаша. Татарстан җыелма командасыннан да уенчылар бар, дип хәбәр ителә Казан шәһәре рәсми сайтында.

http://www.almet-rt.ru

фото из сайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев